«Саба-Арена» спорт мәктәбендә узган ярышларда 11 яшь спортчы катнашты.
«Саба-Арена» спорт мәктәбендә тренер Радик Ильясовның башлангыч әзерлек төркеме кызлары һәм малайлары арасында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган фехтование буенча шәхси турнир үткәрелде. Турнирда 11 яшь спортчы катнашты.
Бәйрәм пьедесталына түбәндәге спортчылар күтәрелде:1 урын — Дружков Райнур Иванович (9 яшь); 2 урын — Шәрипов Давид Альберт улы (10 яшь);3 урын — Гаврилова Евгения Дмитриевна (10 яшь);3 урын — Башаров Айрат Тәлгать улы (7 яшь).
Бүләкләү тантанасында Саба районы «Чик сакчылары союзы» ТИҮ вәкилләре - рәис урынбасары Әмин Миңнегулов һәм Ганиев Хәлим катнашты. Әмин Ибраһим улы бәйгедә катнашучыларны һәм аларның ата-аналарын бәйрәм белән котлады, балаларга тәм-томнар тапшырды. Барлык катнашучылар да канәгать һәм шат калдылар.
Мондый чаралар балаларны спортта һәм тормышта яхшы нәтиҗәләргә этәрә. Яшь спортчыларны котлыйбыз, аларга алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Нет комментариев