Чисталык - үзебез өчен
Агач-куак ботаклары, черек яшелчәләр һәм башка үсемлекләр – мондый күренешне, кызганычка каршы, Байлар Сабасының барлык контейнер мәйданчыкларында диярлек күрергә мөмкин. Бигрәк тә көз көне. Шәхси хуҗалык территорияләре чистарып кала, анысы, әмма һәркем күз алдындагы контейнерлар янына китереп ташланган чүп-чар урамнарның ямен ала.
Россия Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хаты нигезендә, яшел үсентеләрнең үсү процессында барлыкка килә торган калдыклар каты коммуналь калдыклар дип саналмый, шуңа күрә үләнне, яфракларны, агач калдыкларын гадәти чүп контейнерларына һәм аларның янына ташларга ярамый.
Бу таләп шулай ук Саба шәһәр җирлеген төзекләндерү кагыйдәләрендә дә язылган: контейнерларга яки бункерларга салу тыелган төзелеш чүп-чарларын һәм башка төр чүп-чарны чыгару калдыкларның хуҗалары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә яисә коммуналь хезмәтләргә үз исәбеннән полигоннарга (калдыкларны урнаштыу өчен билгеләнгән махсус җиһазландырылган корылмаларга) заявка бирү юлы белән башкарыла. (198нче пункт).
Әлеге нормаларны үтәмәү, административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 статьясы (Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу) нигезендә, гражданнарга 2 меңнән 3500 сумга кадәр; вазыйфаи затларга — 15 меңнән 30 мең сумга кадәр; юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Хәзерге вакытта районда төзекләндерү кагыйдәләре үтәмәүчеләрне ачыклау максатыннан рейдлар үткәрелә, контейнерлар янына агач-куак ботаклары чыгаручыларга карата административ беркетмәләр төзелә.
Ришат Билалов, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының төньяк территориаль идарәсе баш белгече.
Нет комментариев