7 ноябрь көнне Татарстан башкаласында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәүдә мәйданчыклары 14 ноктада эшләячәк. Шәһәр халкы яшелчә, ит ризыкларын, сөт продукциясен, хуҗалык өчен кирәк-яракны ваклап сату бәясенә караганда 10 процентка арзанракка сатып алачак.
Ярминкәләрдә Татарстанның муниципаль районнары һәм республиканың агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/irtaga-kazanda-atna-saen-uzdyryla-torgan-kozge-avyl-xualygy-yarminkalare-uzacak-5931673
Нет комментариев