«Турас» ансамбле «Наш дом Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреаты булды
Район яңалыклары

«Турас» ансамбле «Наш дом Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреаты булды

Татарстан Республикасының этномәдәни фестивале ел саен 2012 елдан башлап үткәрелә. Аның төп идеясе — Татарстанда яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту, һәрберсенә үз гореф‑гадәтләрен, телеңне, музыкасын һәм биюләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү. Фестиваль «Татарстан Республикасында милли сәясәтне тормышка ашыру» дәүләт программасына кертелгән.

Район мәдәният йортының «Турас» вокаль-инструменталь һәм хореография ансамбле «Наш дом Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреатлары булдылар. Чара Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында Халыклар бердәмлеге көненә багышлап уздырылды.
Коллективны чын күңелдән әлеге лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин!


Нет комментариев