Һөнәргә хөрмәт тәрбияләү: Саба мәктәбендә педагогик сыйныф эшчәнлеге
Район яңалыклары

Һөнәргә хөрмәт тәрбияләү: Саба мәктәбендә педагогик сыйныф эшчәнлеге

Әле кайчан гына Белем бәйрәме үтте, инде уку елының 1 нче уку чиреген дә тәмамладык.

Чара барышы
Чара барышы

Саба урта мәктәбендә белем алу төрле бәйге, уку предметлары буенча мәктәп туры олимпиадалары, Россия, республика һәм район күләмендә үткәрелә торган тематик конкурслар белән үрелеп алып барыла. Балаларның куркынычсызлыгы өчен нинди генә чаралар үтми, махсус очрашулар, тематик сыйныф сәгатьләре, КВНнар, интеллектуаль уеннар, тематик күргәзмәләр  – барысы да махсус программа нигезендә алып барыла.

Бу чараларны үткәрү буенча мәктәбебезнең педагогик сыйныфында укучылар актив катнашалар. Октябрь аенда үткәрелгән педагогик сыйныфларның ункөнлеге шул турыда сөйли. Мәктәп приказы һәм еллык план нигезендә укучылар өчен күңелле тәнәфесләр, төрле милләтләрнең уен-биюләре, мәктәп китапханәсендә әкиятләр уку, табышмаклар кичәсе нәтиҗәле оештырылды.

Укытучылар династиясеннән булган Гөлнар Шәфыйковалар гаиләсе белән очрашу мизгелләре әле күңелләрдә озак сакланыр. «Ветеран укытучыларның әйтер сүзе» исеме белән үткән түгәрәк өстәл артында чын күңелдән сөйләшү ике як өчен дә җанлы очрашу булды.. Укучыларның сораулары күп иде, һәрберсенә алынган җаваптан алар канәгать калдылар. Сыйныф җитәкчеләре А.Ф.Галимова, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан тематик күргәзмәләр оештырылды.

Укытучылар көне уңаеннан, Үзидарә көне мавыктыргыч һәм кызыклы үтте. Укытучы, тәрбияче һөнәренең асылын аңларга, укучыларда бу һөнәргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүдә өлеше зур. Иртә белән башланган хезмәтләре көне буена төрле эш алымнары белән дәвам итте. Остазлары ярдәмендә, укытуның иң нәтиҗәле ысулларын кулланып, дәресләр укытулары, линейка үткәрүләре, милли уеннар белән үрелеп барган һәр тәнәфес- укучыларыбызның күңелләрендә озак сакланыр!

Гомумән, педагогик сыйныфларның булуы укучыларда зур җаваплылык тәрбияли, һөнәрнең төп асылын, җәмгыятьтәге урынын билгеләүдә әһәмияте зур. Шунысы куанычлы, бу сыйныфларда тәрбияләнгән укучыларыбыз шушы юлдан китә. Мәгариф өлкәсендә һөнәри юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү –  заман таләбе.

Хәлимә Нәҗипова


Нет комментариев