Хәбәрчеләребез яза
Яшь вакытта булды бу хәл. Җылы май ае иде. Чулпыч клубында Кече Шыңар авылы үзешчәннәре концерт куя. Бик тә игелекле аралашу, дуслашу, яшәвебезнең мәгънәсен аңлата торган мәдәни чаралар була иде ул вакытларда. Мин дә концерт карыйм. Эчнең боруына чыдый алмагач, клубның арт ягына чыгып чүгәләвем булды – бар дөнья яктылыкка чумды. Җиргә энә төшсә дә эзләп табарлык иде. Күккә күтәрелеп карасам – анда Айдан аз гына кечерәк зур йолдыз күрдем.
Куркуымнан чалбарымны күтәреп тотып, клубның алгы ягына йөгердем. Дер-дер килүем тиз генә бетмәде. Иртәгесен йокыдан уянып бу вакыйганы әнигә сөйләдем. «И-и, улым, күк капусы ачылган вакытны күргәнсең. Бәхетең мул булыр. Әгәр 12 сәгать эчендә яхшы теләкләр теләсәң, кабул киләчәк», -дип юрап куйды.
Минем V сыйныфта имтихан биреп йөргән көннәр иде. И-и, раббым, алтынчы класска күчәргә насыйп итсәң иде, дип теләдем. Без укыган елларда IV, V, VI, VII сыйныфларны тәмамлаган саен сынау бирәсе иде. Бик нык әзерләнәсе, куркыта. Шунлыктан һәм сабыйлык белән башка теләкләрне дә теләргә башка да килмәгән.
«Шәһри Казан» газетасының «Язмыш» кушымтасында язылганча, күк капусы ачылганын Кукмарада яшәүче хатын-кыз да күргән. Ул бер тапкыр булса да туйганчы ашарга насыйп итсә иде дип теләгән. Бик сирәк күренеш икән ул күк капусы ачылу һәм аны күрү азларга гына насыйп була.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Нет комментариев