Спорт дөньясыннан - атлар иленә...
"Саба блогеры" проекты

Спорт дөньясыннан - атлар иленә...

Таиповлар фамилиясе Сабада гына түгел, спорт дөньясында билгеле исемнәр. Алар — өч бертуган, өчесе дә спортта зур уңышлар яулаган егетләр. «Саба блогеры» проектының чираттагысы шуларның иң кечеләре - чаңгы һәм биатлон буенча спорт мастеры, бүгенге көндә бөтенләй башка юнәлеш - атларны тернәкләндерү белән шөгыльләнүче Нияз Таипов турында.

«Абыйларым — беренче тренерларым»

Нияз бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәсә дә, туган төбәге Сабага еш кайта. Чөнки аны биредә әти-әнисе, туганнары зарыгып көтеп ала, шулай ук яңа шөгылендәге иң тугры «клиентлары» — атлары да сагынып каршылый. Эш графигы бик тыгыз булуына карамастан, проектта катнашырга, блогер буларак бер көнен журналистлар белән уздырырга вакыт табуына, ихлас, ачык булуына без дә рәхмәтле калдык. Егерме ел гомерен профессиональ спортка багышлап, бүгенге көндә үзенә бераз ял бирсә дә, Ниязның һәр иртәсе йөгерүдән башлана. Без дә аның белән нәкъ менә «Ямьле Саба» яр буенда шөгыльләнгән вакытта очраштык.

Ниязның һәр иртәсе йөгерүдән башлана
Ниязның һәр иртәсе йөгерүдән башлана

«Баскычтан бер аякта сикереп менү — бу чаңгычыларның һәм йөгерешчеләрнең төп күнегүе, ул мускулларны ныгыта, аякларның көчен, чыдамлылыгын арттыра. Элегрәк мин көн дә 20, 30 километрга йөгерә идем. Хәзер 10 белән генә чикләнәм. Минем спорт карьерам картингтан башланды. Чаңгыга башта абыем, аннары игезәгем тартылды. Аннары мине дә үзләре белән бу дөньяга алып керделәр. Беренче тренерларым да абыйларым булды.

Без Төзүчеләр урамы, 7 йортта яши идек. Үзебезнең яхшы компаниябезне булдырдык. Мәсәлән, Рушан һәм Руслан Миңнеголовлар һәм башка спортчы егетләр белән бөтенебез бер җирдә яшәвебезнең роле зур булды. Без бүген дә барыбыз да спортта. Миңнеголовларның абыйлары Радик Хәмит улы безне җыеп алып, Казандагы спорт лагерьларына алып китте, бездән спортчылар ясады. Без 1 ел эчендә Татарстанда иң зур җиңүләр яуладык», —дип сөйли Нияз.

Сабадан — ерак Төмәнгә

Саба гимназиясенең 9 сыйныфын тәмамлагач, алар игезәк туганы Илназ белән Төмән өлкәсе Ханты-Мансийск шәһәрендәге Югра Олимпия резервы колледжына (ЮКИОР) укырга керәләр. Җиңүгә, яңа үрләр яуларга теләк-омтылышлары зур булган егетләрне чаңгы спорты буенча мөмкинлекләрне дә тагын да арттыру максатыннан туган яктан китү дә куркытмый.

Нияз кечкенәдән чаңгы спортын үз итә
Нияз кечкенәдән чаңгы спортын үз итә

«Ул чорда иң яхшы шартлар Ханты-Мансийскта булдырылган иде. Ул – бик кечкенә шәһәр, анда кар иртә төшә, соң эри. Россиядә шөгыльләнү өчен иң әйбәт урын ул. Ничек иртәрәк карга басасаң —шулай яхшырак формаңны җыясың һәм яхшы нәтиҗә күрсәтәсең. Ул чакта әле Татарстанда чаңгы спорты бик алга китмәгән иде. Тәҗрибәне яшь чакта, яхшы тренерлар белән тупларга кирәк»,-ди профессиональ спортчы.

Нияз 2011-2017 елларда Ханты-Мансийскның җыелма командасы составында чыгыш ясый. Нәкъ шушы чорда чаңгы буенча спорт мастеры нормасын үти. 2017 елда туган ягына -Татарстанга кайтып, республикабыз данын күтәрә. 2020 елдан аның тормышында спортның яңа бите ачыла: ул биатлонга беренче адымнар ясый. Бу вакытта әлеге спорт төре Татарстанда нык үсеш алмаганлыктан, ул Ленинград өлкәсенә китә һәм өлкәнең җыелма командасы сафында ярышларда катнаша.

«Чаңгыдан биатлонга күчү — бер трассадан икенчесенә күчү генә түгел. Биатлон чаңгыга караганда күпкә авыррак. Чөнки биредә чабарга гына түгел, төгәл атарга да кирәк, бу вакытта вакытны югалтасың. 2021 елда мин биатлон буенча спорт мастеры дәрәҗәсенә ирештем. Чаңгыда күбрәк марафон дистанцияләренә – 50 километрга чаптым. „Russialoppet“ дип аталган Бөтенроссия чаңгы марафоннары сериясе кысаларында һәр атнада теләсә кайсы шәһәрдә ярышлар уза.

Ике көн рәттән — шимбә ирекле стильдә 50 километр дистанциядә, ял көне классик стильдә тагын 50 километр чапкан вакытлар бар иде. Бу бик авыр. Мин марафоннарда катнашып 2021 елда рейтингта 5нче баскычны биләдем. Хәзер спорт белән үзем өчен генә шөгыльләнәм. Үземне башка юнәлештә күрәм, бу өлкә миңа тагын да кызыклырак», -дип сөйли Нияз Таипов.

Спорттан —атлар янына…

"Мин кечкенәдән Иске Җөри авылында яшәүче дәү әтинең аты өстендә үскән малай, әлеге акыллы хайваннарга мәхәббәтем еллар узгач та кимемәде. Тренерның җәрәхәтләр алу куркынычы булган хоббиларыгызны онытыгыз, дигән сүзләрен хуплап, мин 20 ел атлар янына якын килмәдем. Спортны ташлагач, ел ярым элек Сабаның ат спорты мәктәбенә күнегүләргә йөри башладым. Ярты ел узганнан соң, спортчы буларак атлар белән эшләргә соңга калганымны аңладым.

Аларга ничек ярдәм итә алам, дигән уй тынгылык бирмәде. Сигез ай элек мин спорт атларын тернәкләндерү белән шөгыльләнә башладым. Моның өчен Мәскәүнең иң яхшы укытучысы Яна Косминада белем алдым, һәрбер теманы җентекләп өйрәндек, хәзер дә укуымны дәвам итәм. Интернет аша күп мәгълүматлар туплыйм. Әмма әлеге юнәлешнең иге-чиге юк. Мин һаман да камилләшү, уку, гыйлемемне арттыру өстендә эшлим.

Бөтен клиентларым диярлек Казанда, шулай ук Татарстанның төрле районнары буенча да ярдәмгә киләм. Ат кайсы җире авыртканын әйтә алмый. Аның организмы да кеше кебек үк тернәкләндерүгә, ярдәмгә мохтаҗ. Иң элек атка диагностика үткәрәм. Мускулларын тикшерәм, проблемалы урыннарын һәм аларны чишү юлларын эзлим. Шуннан чыгып массаж ясыйм. Аның белән бергә, төрле техника чараларын кулланам»,-дип сөйли Нияз.

Аның эш тәҗрибәсендә нейробаланс һәм тейплау (махсус тейп тасмалары белән бәйләү) кебек заманча ысуллар да зур урын алып тора. Массаж атларның кан әйләнешен яхшыртырга, мускулларын йомшартырга ярдәм итсә, нейробаланс нерв системасын тигезләүгә, тейплау җәрәхәтләрдән соң тизрәк савыгуга булышлык итә.

Нияз атларга тернәкләнергә ярдәм итә
Нияз атларга тернәкләнергә ярдәм итә

Бу – ат спортында зур нәтиҗәләргә ирешү өчен әһәмиятле, профессиональ якын килү алымы. Нияз үзе дә күп еллар физик йөкләнеш кичергән спортчы буларак, мускулларның ничек аруын, ял һәм массажның ат өчен дә никадәр мөһимлеген яхшы белә. Шуңа да ул бүген бөтен белемен һәм көчен атларга багышлый.

«Мине еш кына нейробаланска чакыралар. Массаж вакытында кул белән барын дә сизәсең, нерв системасына кушылгандай буласың. Нейробаланс ул – гади итеп әйткәндә, атның артык реакцияләрен юкка чыгару. Мәсәлән, ат тавыштан курка икән, моның сәбәбе бөтенләй башка орган белән бәйле булырга мөмкин. Мин нейробаланс белән аны алам. Иң элек диагностика үткәргәндә малның колакларына —атка ничек тәэсир итүен карыйм. Әз генә гәүдәсенә басуга, атның тәне буйлап реакциясе китә. Димәк, кайдадыр мускулларда тайпылышлар бар.

Мин аларны башта йомшартам һәм һәм яңадан җыям. Шулай ук атның биомеханикасы — ничек атлавы, хәрәкәте мөһим роль уйный. Күп проблема тояктан башлана. Әгәр атның хәрәкәтләре дөрес түгел, арткы аягы корпуска атлый икән, ботындагы мускулларына зыян килгән дигән сүз. Шулай ук атның умыртка баганасының кысылган мускулыннан хайванның нинди органында тайпылышлар булганлыгын табарга була.

Һәрбер орган умыртка баганасына бәйләнгән. Дүрт көн элек мине Биектауга чакырдылар. Анда атның арт аягы шешкән иде. Бу февраль аеннан дәвам иткән. Мин ат белән методикам буенча берничә сеанс эшләдем. Кичә аякның шеше беткәнлеген яздылар. Мәскәүгә, Липецкка, Дагестанга чакырулар алдым. Әмма 1-2 ат карау өчен андый ерак юлга чыгу отышлы түгел», – ди ул. 

Атларның да тәрбиясе дөрес булмаганнары очрый

Гомумән, Нияз атлар турында яратып кына түгел, аларны бик нечкә тоеп, үзенең спортчы тәҗрибәсе белән бәйләп сөйли. Без аның белән Сабадагы клиентларының берсендә булып, Ниязның кулы тиюгә малның рәхәтләнеп, тынычланып калуын, шул ук вакытта зарарланган урынга җитүгә тынычсызлана башлавын да күрдек.

"Һәрбер ат үзенчә кызык, аерым игътибар сорый һәм аларның һәрберсендә аерым проблема. Күп кеше өчен ат йөриме-йөри, башкасы кызыксындырмый. Ул бит арка авырта дип әйтә алмый. Тернәкләндергәннән соң спорт атларының нәтиҗәсе күзгә күренеп яхшыра. Мәсәлән, бер кыз конкурда 130 метрны да сикерә алмый иде, хәзер аның күрсәткече 135 сантиметрдан артты. Әгәр кеше ат белән шөгыльләнми икән, аларның мускуллары тыгызлана, нәтиҗә булмый.

Дөрес, арада төрле холыклы атлар була. Арада тибә торганнары да очрый. Иң беренче чиратта ни әбәпле типкәнен ачыклау мөһим. Аларның да кеше кебек тәрбиясе дөрес булмаганнары һәм аны нәрсәдер борчыганы була. Шулай ук кәеф юклыгын атлар да сизә. Шуңа иң беренче мин тренажер залына барып үземне яхшы кәефкә көйлим. 

 

Нияз Таипов дүрт тояклы дусты белән
Нияз Таипов дүрт тояклы дусты белән

«Социаль челтәрләр яңа юнәлешемне җәелдерергә ярдәм итә»

Нияз Таипов 12 меңнән артык язылучысы булган социаль челтәр битләрендә үзе атлар белән башкарган эшләр, аларның халәте һәм тернәкләндерү серләре белән бүлешә. Бу – аңа популярлык өчен генә түгел, ә үз эшенең нечкәлекләрен күрсәтү һәм клиентлар табу өчен дә мөһим корал.

«Язылучыларымның яртысы профессиональ спортчы вакытымнан минем белән баручылар булса, калганын яңа шөгылем белән кызыксынучылар тулыландырды. Блогымны 2016 елдан алып барам, башта кемдер күреп, үзенә мотивация булсын дип чаңгыда йөргәнемне урнаштыра идем. Хәзер инде блогымда ат тематикасына киң урын бирелә. Шәхси тормышны ачып салырга яратмыйм.

Мәсәлән, мин зур атлар бер понины җәберләгән видеоны төшереп куйган идем, 3 миллион карау җыйды. Мин аның шулкадәр кешене кызыксындырыр дип уйламаган идем. Кичтән урнаштырган булсам, төн чыкканчы миллион кеше карап өлгергән. Үзем атларга массаж ясаган вакытта төшергән видеоларымның әлбәттә, эффекты зур. Россиянең төрле төбәкләреннән кызыксынып сораулар язалар, диагностикага чакыралар. Килеп, малда борчыган урыннарын сөйләп, үземнең тәкъдимнәремне әйтәм. Миңа башкаларга ярдәм итү ошый»,- ди ул. Бу хис аның көндәлек эшендә дә, атларга булган мөнәсәбәтендә дә ачык сизелә.

 


Нет комментариев