8 сентябрьдә Югары Симеттә авыл җирлеге башлыгы 2021-2026 еллардагы эшләргә хисап тотты, аннан соң халык белән ачык әңгәмә үтте.
2026 елның 8 сентябрендә Югары Симет мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашында Югары Симет авыл җирлегенең гражданнар җыены булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Ахмадуллин 2021-2026 елларда башкарылган эшләр турында хисап тотты, планнар турында сөйләде.
Төп докладтан соң очрашу ачык әңгәмә форматына күчте. Халык башлык урынбасарына һәм җирлек җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Расих Закирҗанов һәр проблема буенча тулы аңлатмалар бирде.


Нет комментариев