Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Җәйге салат

Ризыкны төрләндерегез

Ингридиентлар: пешерелгән та­вык түше, кыяр һәм помидор, каты сыр, кызган бәрәңге.

Беренче эш итеп тавык итен тозлы суда пешерергә. Кыярны «корейча» угычтан уарга, помидорны шакмаклап турарга. Сырны угычтан уарга. Чи бәрәңгене «корейча» угычтан уарга, салкын суда юарга, корытырга һәм кызган майда болгаткалап пешереп алырга, артык мае сеңсен өчен салфеткага куярга.

Салатның һәр катына майонезны кашык белән тыгызлап җәяргә кирәкми, ә пакет почмагыннан «шакмаклар» ясап агызырга. Бары тик сыр өстендәге майонезны гына тигезләп җәяргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев