Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре Бөтендөнья туризм көне уңаеннан өлкәннәрне Саба районы буенча сәяхәткә алып чыктылар.
Бөтендөнья туризм көне беренче тапкыр Бөтендөнья туристлар оешмасының Генераль ассамблеясы тарафыннан 1979 елда Испаниянең Торремолинос шәһәрендә игълан ителгән. Ул һәр елны 27 сентябрьдә күпчелек илләрдә билгеләп үтелә. Бәйрәмне бу вакытта үткәрү Төньяк ярымшарда туристлык сезонының тәмамлануына, Көньякта исә сезонның башланып китүенә бәйле.
Шул уңайдан Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәре тарафыннан “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләр һәм авылыбыз өлкәннәре өчен Саба районы буйлап экскурсия оештырылды. Беренче без район үзәк китапханәсендә булдык, аның тарихы, бүгенге көндәге яшәеше белән таныштык. Саба таңнары газетасы редакциясендә безне редактор Рөстәм Габдерәүф улы каршы алды. Газета тормышы, музей белән таныштырды. Юлыбыз “Оста Саба” балалар иҗат үзәгендә дәвам итте.
Балаларга үзләрен төрле мөмкинлекләрдә сынап карау өчен, алга таба һөнәр сайларга ярдәм итәргә этәргеч бирүче бу бинаны, балалар өчен шундый мөмкинлекләр булуын күреп без бик шатландык. Сәяхәтебез Көек авыл клубында оештырылган музей бүлмәсендә дәвам итте. Бу музейны ясау өчен күп көч һәм хезмәт кергәнлеген күрдек. Авыл тарихы белән таныштык, өлкәннәребез үзләренең уй- фикерләре белән бүлештеләр. Әлеге экскурсиядән без матур тәэсирләр, районыбызның чиста һәм матур булуын күреп сөенеп кайттык,- дип шатлык уртаклаштылар сатышлылар.
Нет комментариев