Саба таңнары

Сабинский район

18+
Аш-су

Баклажан белән нут борчагыннан җылы салат

Рецепт

Кирәкле ингредиентлар:
2 баклажан
300 гр пешкән нут борчагы
1 эре помидор
3 тырнак сарымсак
«Свежий» петрушка
1 чәй кашыгы аш серкәсе
1 чәй кашыгы лимон согы
Зәйтүн мае
Тоз
кызыл борыч

  Баклажаннарны кабыгыннан өлешчә чистартабыз, эре шакмакларга турыйбыз. Тозлы суда 10 минутка чылатабыз. Бөтен сыеклык китсен өчен, аны юабыз, сөлгегә салабыз. Аннары капкачсыз зур утта кыздырабыз. Артык мае китсен өчен тастымалларга салабыз. Бу вакытта җылы нут борчагын шакмаклап туралган помидор белән болгатабыз. Петрушка, сарымсак һәм баклажан өстибез. Салатка май, аш серкәсе һәм лимон согы, тоз салабыз, борыч өстибез. Барысын да яхшы итеп болгатабыз. Табынга бирер алдыннан салатны бераз җылытырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев