Бүген кичке ашка шурпа әзерлибез
Аш-су

Бүген кичке ашка шурпа әзерлибез

Бик тәмле рецепт

Безгә кирәк:

800 г сарык ите
2 л су
2 бәрәңге
3-4 суган
1 кызыл борыч
5 бәрәңге
500 г помидор
тәмләткечләр ( борыч, базилик, зира, кориандр, тоз)

Яшелчәләрне яхшылап юабыз.

Сарык итен кисәкләргә бүләбез һәм су салынган кәстрүлгә кайнарга куябыз.

Кайнап чыккач өресен җыеп алабыз.

Бәрәңгене шакмаклап, суган, кишер һәм борычны түгәрәкләп турыйбыз, ә помидорның тышын салдырабыз.

Әзер шулпага кишер һәм суганны салабыз һәм 25 минут кайнатабыз.

Шуннан соң бәрәңге, борыч һәм помидор салабыз.

Тәмле булсын!


Нет комментариев