Булгур, кускус, маш һәм ясмык белән нәрсә пешереп була?
Ботка дигәндә, күз алдына иң элек нәрсә килеп баса? Карабодай, дөге, тары, солы, манный ярмасы. Борайга да ияләшүчеләребез байтак инде хәзер. Тик ярмаларның “чуты” моның белән генә бетми. Соңгы елларда кибет киштәләребезгә аларның әллә ниндиләре “менеп утырды”. Тик күпләребез әле матур савытларга тутырылган ят исемдәге ярмаларны кулларында әйләндерә-әйләндерә карап туйгач, кирәксезгә санап яисә кыйбатсынып, аларны кире урынына куеп китү ягын карый. Булгур, кускус, маш кебек ярмаларны куллануның мәгънәсе бармы? Гомумән, алар ярмамы, әллә токмач яисә башка төр ризык саналамы? Сүзебез шул хакта.
Булгур
Исеме колагыбызга бик чит булып тоелса да, безгә үтә таныш бодайның каты сортларыннан эшләнә ул. Гомер-гомергә Израиль, Иордания, Төркия һәм Фәләстыйн кебек илләрдә бик киң кулланылып килә. Аннан пешерелгән ботка файдалы үзенчәлекләргә ия, тәме исә фундук чикләвегенекенә тартым.
Ярма болайрак эшкәртелә. Кырдан җыеп алынган бодайны башта пешеклиләр, кояшта киптерәләр дә, тышчасыннан чистартып, ваклыйлар. Пешекләп, киптергәннән соң ярмада чикләвек тәме һәм хуш исе барлыкка килә. Без күнеккән ярмалар арасыннан арпага охшаш. Тик арпаны пешекләп, аннан соң киптереп мәшәкатьләнмиләр.
Булгур организм өчен файдалы үзенчәлекләргә ия булуы нәтиҗәсендә дөге, бәрәңгене алыштырырга мөмкин. Ярманы ботка, аш һәм салатлардан тыш, десерт сыйфатында да кулланыла.
Әлбәттә, хуҗабикәләрдә, иң элек аны ничек пешерергә соң, дигән сорау туа. Бернинди дә кыенлыгы юк. Башка ярмаларны ничек пешерсәк, монысын да шулай әзерлисе. Пешерергә куйганчы, сулы савытка салып, 30 минут чамасы тотасы. Бүрткәч, сулы кәстрүлгә бушатып, 10 минут пешерәсе һәм уттан алгач тагын шул чама тотасы. Ботка яшелчә, ит яки гөмбә өчен менә дигән гарнир булып тора.
Файдасына килгәндә, булгурда организм өчен бик кирәкле кальций, тимер, цинк, марганец бар. Аны даими кулланганда, хроник ялкынсынулар кимергә мөмкин. Ярма шешкә каршы тору үзенчәлегенә дә ия. Андагы клетчатка хатын-кызларның сөт бизләрендә, шулай ук юан эчәктә яман шеш, үт куыгында ташлар барлыкка килү куркынычын киметә. Шикәр чиреннән, аз канлылыктан интегүчеләр өчен дә файдасы зур.
Тавык ите белән
300 г тавык ите (филе), 1 баш суган, 1 аш кашыгы томат пастасы, 1 стакан булгур, 2 стакан су, үсемлек мае, тоз, борыч кирәк.
Суганны чистартып, ваклап турыйбыз һәм үсемлек маенда кыздырабыз. Тавык итен турап, суган өстенә салабыз һәм бераз кыздырып алабыз. Томат пастасы өстәп, болгатабыз. Булгур ярмасы салып, болгатабыз да тагын биш минут чамасы кыздырабыз. 2 стакан су, тоз, борыч, тәмләткечләр өстәп, капкач белән ябабыз һәм салмак утта пешерәбез (суы кайнап беткәнче).
Кускус
Монысы да әллә ни түгел, бәлки үзенчәлекле итеп эшкәртелгән шул бодай ярмасы. Марокко, Алжир, Тунис кебек Көнчыгыш илләрдә аеруча киң таралган. Тышкы “кыяфәте” тарыны хәтерләтә. Элек аны тарыдан ясаганнар да. Ни гаҗәп: хәзерге вакытта ярма булып саналмый, бәлки вак токмачка кертелә ул.
Кускус кибет киштәләренә килеп эләккәнче, берничә эшкәртү этабын үтә. Иң элек җиңелчә генә дым тарткан оннан һәм манный ярмасыннан вак бөртекләр ясала. Шуннан, иләк аша үткәрелеп, киптерелә.
Әлеге ярма ашказаны-эчәкләр эшчәнлеге өчен файдалы, шулай ук организмда матдәләр алмашына уңай йогынты ясый. Табиблар аны иммунитеты һәм гемоглобины түбән булган кешеләргә дә кулланырга киңәш итә. Кускустагы калий матдәсе йөрәк мускулларын ныгыта.
Әлеге ярмадан пешерелгән ботканы балалар менюсына да кертергә мөмкин. Матдәләргә бик бай булуы аларны салкын тиюдән саклауга ярдәм итә чөнки. Шул ук вакытта нәниләргә манный боткасын икеләнмичә генә нәкъ менә шул кускуска алыштырырга була. Тәмлерәк тә, файдалырак та.
Пешерүгә килгәндә, бернинди кыенлыгы юк. 1 стакан ярмага 2-3 стакан су саласы да өстен капкач белән каплап, 10 минут чамасы пешерәсе. Тәменә карап тоз һәм атланмай өстисе. Кускус боткасын пешерүнең иң гади ысулы шул.
Яшелчә белән
200 г кускус ярмасы, 400 мл су, 1 данә татлы борыч, 150 г яшел борчак, 1 баш суган, 1 кишер, тәменә карап тоз, борыч кирәк.
Кишер һәм суганны ваклап турыйбыз. Табага үсемлек мае салып, бераз кыздырып алабыз. Татлы борыч (ваклап турап) өстибез. Барысын бергә болгатып, 5-6 минут кыздырабыз. Яшелчәле табага су салабыз. Тоз, борыч өстәп, кайнатып чыгарабыз. Кускус һәм яшел борчак өстәп, болгатабыз. Капкач белән ябып, уттан алабыз. Пары белән пешеп җитсен өчен 5 минут тотабыз.
Маш
Монысы инде – чыннан да, безнең өчен чит-ят үсемлек. “Чыгышы” белән Һиндстаннан. Азиядә, Үзбәкстан, Таҗикстан якларында киң таралган. Бездә исә танылып кына килә. Озынча түгәрәк рәвешендәге, ачык яшел төстәге ярма яшь борчак яки фасольны хәтерләтә.
Чынында борчак булса да, безнең илдә нигәдер ярма буларак санала ул. Үрдереп тә, пешереп тә ашыйлар. Аксымга, калий, минерал һәм витаминнарга бай булганлыктан, организм өчен гаять файдалы. Иң мөһим үзенчәлекләре – организмны агулы кушылмалардан чистарта, шешенкелекне бетерә, шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый.
Ничек пешерергә дисезме? Борчак кебек, башта бүрттерергә. Аннан аш, ботка, кәтлитләр, башка ризыклар әзерләргә була.
Маштан – аш
150 г ярма, 400 г ит фаршы, бер баш суган, бер теш сарымсак, 1 кишер, бераз укроп-петрушка, 3-4 бәрәңге, 1,5 л су, тоз кирәк.
Ярманы юып, салмак кына утта 30 минут пешерәбез (тозны 20 минут узгач салсаң әйбәт – тизрәк һәм тәмлерәк пешәчәк). Бәрәңге, кишер, суган, сарымсакны ваклап турап, үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз. Кишер өстәп, тагын биш минут кыздырабыз. Яшелчәләр өстенә фарш салып, 7-8 минут кыздырабыз. Шуннан табадагы яшелчә белән итне ярмалы кәстрүлгә салып, тагын 15-20 минут пешерәбез. Табынга куйганда, тәлинкәгә яшел тәмләткечләр өстибез.
Ясмык (чечевица)
Монысы инде – экзотика түгел, бәлки онытылып торганнан соң янә күпләребезнең табыннарына “кунаклый” башлаган продукт. Россиядә моннан йөз еллап элегрәк кенә байларның да ярлыларның да яраткан ризыгы булган ул. Өстәвенә әле чит илләргә дә күпләп чыгарылган.
Аны, “борчак патшасы”, “сәламәтлек келәте” дип “олылыйлар”. Тикмәгә генә түгел. Аксым, минерал һәм микроэлементлар микъдары буенча “чемпион” ул. Табиблар әйтүенчә, ясмыкны даими куллану организмны чистартып кына калмый, бәлки әле савыктыра да. Канда шикәр микъдарының “сикерүенә” юл куймый, димәк, диабеттан җәфаланучылар өчен дә файдалы. Онкология куркынычын киметә. Нерв күзәнәкләрен тынычландырып, күңел төшенкелегеннән коткаруга ярдәм итә.
Ясмык төрле төстә була. Иң киң таралганы – көрән төстәгесе. Тимергә бик бай, димәк, аз канлылыктан интегүчеләр өчен гаять файдалы. Аннан аш, пюре, паштетлар әзерлиләр. Үзеннән бераз гына чикләвек исе килеп тора. Тышчасы бик юка булганлыктан, тиз пешә. Шуңа күрә пешерер алдыннан суга салып бүрттерүнең кирәге юк.
Ясмыктан гарнир
1 стакан ясмык, 1 баш суган, 1 кишер, үсемлек мае, дәфнә яфрагы, тәменә карап тоз, борыч.
Ясмыкны юып, сулы кәстрүлгә салабыз, дәфнә яфрагы өстибез. Кайнап чыкканнан соң, 15 минут пешергәч, капкач белән каплап бераз тотабыз (пешеп җитсен өчен). Шул арада үсемлек маенда ваклап туралган суган һәм угыч аша чыгарылган кишерне алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз. Кызган яшелчәләрне ясмыкка салып болгатабыз, тәменә карап тоз, борыч салабыз, бераз гына атланмай өстибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев