5 декабрь 2022 яңалыклары
-
Үзәк мәйдан матурлана
Календарьда – декабрь, кар катламы юка булса да, күңелләрдә Яңа 2023нче елга аяк басарга ерак калмады дигән уй. Елдагыча, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Байлар Сабасы бистәсенең үзәк мәйданын бәйрәмчә бизәргә керештеләр.
-
Бүлмә гөлләренә кышын игътибарны киметмәгез
Кышын су сипкәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу айларда гөлләргә ике мәртәбә азрак су сибәргә туры килер. Әмма бу аларның матдәләр алмашына йогынты ясый, аны акрынайта. Шуңа күрә туфракны әледән-әле йомшартып торырга туры киләчәк.
-
День удмуртского языка и литературы прошёл в Татарстане
В деревне Малые Лызи Балтасинского района состоялся цикл мероприятий, в рамках Дня удмуртского языка и культуры в Республике Татарстан.
-
Яллар кыскара. Яңа ел бәйрәменә үзгәрешләр керткәннәр
Нәтиҗәдә ял итү мөмкинлекләре киңәя. Быел Яңа ел бәйрәмнәренә кертеләчәк үзгәрешләр турында сөйләп үткәннәр. Белгечләр әйтүенчә, гыйнвар башында бәйрәм көннәре санын бераз кыскартырга туры килгән. Аның каравы, елның башка фасылында ял итү мөмкинлекләре күбрәк булачак, дип хәбәр итә PRIMPRESS.
-
Йорт төзелеше
Югары Шытсу авылында «Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше төгәлләнеп килә.
-
Алдыңа килеп тезләнер әле
Алсу атна-ун көн авызына ризык капмыйча, бик боек йөрде. Каенанасы белән каенатасының өстәл янына чакыруына “ашыйсым килми” дип җаваплады. Өлкәннәр кизүдер дип, киленнәрен артык бимазаламадылар, күптән кулларыннан төшкән дөнья дилбегәсен кабаттан кулларына алдылар. Мал карау да, өй-йорт җыештыру да, кер юу да кабаттан үзләренә калды.
-
Бәйрәм белән! Волонтер һәм иреклеләр көне белән!
Саба районының битараф булмаган, җаваплы, максатчан кешеләрне, үз иленә, кече ватаннарына, кешеләргә файдалы булырга теләүчеләрне ихлас күңелдән иреклеләр (Волонтер) көне белән котлыйбыз.
-
Әниләр бәйрәмен дәвам итеп...
2 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе мөдире белән берлектә Туктар авылында әниләр өчен концерт оештырдылар.
-
Булгур, кускус, маш һәм ясмык белән нәрсә пешереп була?
Ботка дигәндә, күз алдына иң элек нәрсә килеп баса? Карабодай, дөге, тары, солы, манный ярмасы. Борайга да ияләшүчеләребез байтак инде хәзер. Тик ярмаларның “чуты” моның белән генә бетми. Соңгы елларда кибет киштәләребезгә аларның әллә ниндиләре “менеп утырды”. Тик күпләребез әле матур савытларга тутырылган ят исемдәге ярмаларны кулларында әйләндерә-әйләндерә карап туйгач, кирәксезгә санап яисә кыйбатсынып, аларны кире урынына куеп китү ягын карый. Булгур, кускус, маш кебек ярмаларны куллануның мәгънәсе бармы? Гомумән, алар ярмамы, әллә токмач яисә башка төр ризык саналамы? Сүзебез шул хакта.
-
Өмә үткәрелде
Елыш авылында елга яры авыл халкы тырышлыгы белән агач үсентеләреннән өлешчә чистартылды.
-
“Сугыш балалары, истәлекләр...” әңгәмә-очрашу
“Сугыш хатын-кыз йөзе өчен түгел...” проектын тормышка ашыру кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Сугыш балалары, истәлекләр...” дип исемләнгән әңгәмә-очрашу үткәрделәр.