Үзәк мәйдан матурлана
Район яңалыклары

Үзәк мәйдан матурлана

Календарьда – декабрь, кар катламы юка булса да, күңелләрдә Яңа 2023нче елга аяк басарга ерак калмады дигән уй. Елдагыча, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Байлар Сабасы бистәсенең үзәк мәйданын бәйрәмчә бизәргә керештеләр.

Иң катлаулысы – боз шәһәрчеге төзү. "Шугалак кайчан әзер була микән дип көтеп торучы балалар булганда, көннең салкынлыгы да сизелми"-'ди биредә эшләүчеләр. Сәламәт булыйк, Яңа елга яңа өметләр белән аяк басыйк һәм алар чынга ашсын!


Нет комментариев