Җырчы Айгөл Бариевадан эремчекле тавык рулеты рецептын тәкъдим итәбез.
Тавык түшен тиресеннән һәм сөякләреннән аерырга, тоз һәм борыч сибәргә, куркума да өстәргә мөмкин. Итне суккалап йомшартырга.
Майсыз эремчеккә, сыр, 1 йомырка кушып болгатырга һәм бу катнашманы иткә төрергә.
Рулетларны табага салырга һәм бераз су салырга.
180 градуска кадәр кызган мичтә 30-40 минут пешерергә.
http://intertat.tatar


Нет комментариев