Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Гает табынына тиз генә әзерләнә торган төче коймак рецепты

Кичтән коймак изеп калдырмаган булсагыз, ирләрнең гает намазыннан кайтышларына табынга тиз генә әзерләнә торган ысул белән уртаклашабыз

Моның өчен кирәк: 200 мл сөт, 1 йомырка, 2-3 аш калагы шикәр комы, 1 стакан он (масса сыек тоелса, онны өстәргә мөмкин), 0,25 бал калагы чәй содасы, 50 гр. сыек май, бер чеметем тоз, коймак тагын да тәмле булсын өчен берәр кашык майонез, каймак кушарга да мөмкин.

Әзерләү тәртибе:

Йомырка, сөт, тоз, шикәр комы, чәй содасын берәм- берәм тирән савытка  салып болгатабыз, иң ахырдан әз-әзләп кенә яңа иләнгән он кушабыз. Миксер ярдәмендә яки калак белән тиз-тиз болгатабыз. Масса куе булырга тиеш, оешкан төерләр калмасын. Кызган табаны аз гына майлап пешерә башлыйбыз. Коймакны атланмайны эретеп майларга һәм табынга куе  каймак белән бирергә була. Җиләк, карлыган кайнатмасы яки джем белән ашасаң да тәмле. Табынга куе сөтле чәй белән бирелә. Җимешле яки лимонлы чәй белән дә тәмле була. Әлеге рецепт 4 кешегә исәпләнгән. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X