Саба таңнары

Сабинский район

18+
Аш-су

Гөмбәле пирог

Тәмле рецепт белән уртаклашабыз

Гөмбәле пирог🍄‍🟫🍕

Камыр өчен:
2 йомырка;
1/4 чәй кашыгы тоз;
250 мл сөт;
250 г он;
1/2 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч;
70 мл үсемлек мае.

Эчлек өчен:
350 г шампиньон;
1-2 чәй кашыгы үсемлек мае;
2 суган;
тәменчә тоз, борыч.

Әзерләү:
Гөмбәне турарга. 5-7 минут үсемлек маенда кыздырасы. Боҗралап суган турыйсы һәм гөмбә белән кушып, янәдән 5-7 минут кыздырасы. Эчлеккә тоз һәм борыч саласы һәм суытырга куясы. 

Тоз, йомырка һәм сөтне күпертәсе. Май салып барысын бергә болгатасы. Он, камыр көпшәкләгеч кушып, төерләр калмаслык итеп, яхшылап болгатасы. 

Форманы майлап, камырнң яртысын агызасы. Өстенә гөмбәле эчлекне тигезлисе һәм калган камырны саласы. 180 градуста 40 минут пешерәсе.

Чыганак: ТГ "Рецепты Каждый День" каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев