Грушадан шәп кайнатма | РЕЦЕПТ
Чит илдә яшәмәсәк тә груша хәзер һәр бакча да үсә диярлек. Үсмәсә дә ерак йөрисе түгел — кибеттә сатыла торган нәрсә.
Кирәк булачак:
1 кг груша
1-1,2кг шикәр комы
1 стакан су
1 ч.к лимон кислотасы
⠀
Әзерлибез:
- Су һәм ярты шикәр комынан сироп ясыйбыз, шунда ук лимон кислотасын да кушабыз.
- Сироп кайнап чыккач, өстенә телемләп туралган грушаларны салабыз.
- Кайнатма әзер булгандарак калган шикәр комын өстәп, яхшылап болгатабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев