Грузинча харчо ашы
Бик тәмле аш рецепты белән уртаклашабыз
Кирәкле ингредиентлар: сөякле ит – 700 г
‣ дөге – 100 г
‣ томат пастасы – 3 аш калагы
‣ суган – 1 данә
‣ сыек май – 50 мл
‣ он – 15 г
‣ сарымсак – 4 тырнак
‣ кинза һәм петрушка – берәр бәйләм
‣ кызыл борыч- тәмгә карап
‣ әстерхан чикләвеге – 60 г
‣ анар (гранат) сок – 200 мл
‣ төелгән кара борыч һәм тоз – тәменчә
‣ хмели-сунели – 1 аш калагы
Иң элек шулпа пешерәбез (тәменчә тоз салып), итен сөзеп алып, вак итеп турап, дөге белән бергә шулпага салып кайнатабыз. Шулпа кайнаган арада, суганны турап, сыек майда он белән бергә кыздырабыз, кызара башлагач, шулпага салабыз, томат пастасы, яшеллек өстибез. Аннары әстерхан чикләвеге турап салабыз, хмели-сунелли өстибез. Ахырдан сарымсак, кызыл борыч өстибез, яшеллек белән тулыландырабыз. Бик тәмле аш килеп чыга!
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев