Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Яңа ел табынына тәмле салатлар

Хуҗабикәләр яңа ел өстәленә ниләр әзерләргә, якыннарын нинди тәмле ризыклар белән сөендерергә дип баш вата торганнардыр.

Яңа 2023 елны каршыларга санаулы гына көннәр калды. Хуҗабикәләр яңа ел өстәленә ниләр әзерләргә, якыннарын нинди тәмле ризыклар белән сөендерергә дип  баш вата торганнардыр.  Әлбәттә, яңа ел табынын тәмле салатлардан башка күз алдына китереп булмый. Без тәкъдим итә торган рецептлар да бәйрәм табынын тагын да үзенчәлекле итәр дип уйлыйбыз.

 

Әфлисунлы тавык

Кирәк булачак: бер тавык түшкәсе, 2 әфлисун, тавык өчен әзер тәмләткечләр, 1-2 аш кашыгы үсемлек мае, 1,5 аш кашыгы тоз.

Тәмләткечләрне тоз һәм май белән әйбәтләп болгатырга һәм яхшы итеп тавыкның эче-тышына сөртергә. 2-3 сәгать тотарга. Әфлисунның берсен түгәрәкләп кисеп тире астына тезәргә. Икенчесен 4 өлешкә ярып эченә тутырырга. Тавыкны табага куярга, өстенә фольга каплап духовкада 180 градуста 1 сәгать 20 минут пешерергә. Пешергән вакытта табага чыккан шулпасын тавык өстенә коеп торырга кирәк.

 

«Кар өстендә кара энҗеләр» салаты

Бу тәмле салатны әзерләү өчен 200 грамм пешкән ит, 3 йомырка, 100 грамм каты сыр, 80 грамм әстерхан чикләвеге, төшсез виноград, тәменчә тоз һәм майонез кирәк булачак.

Сыер яки бозау итен тозлы суда пешерергә. Нечкә итеп саламлап кисәргә. Әстерхан чикләвеген вакларга. Йомырка белән сырны эре кыргыч аша чыгарырга.

Бу салатта һәр аерым ингредиентны майонез белән бутарга кирәк булачак. Аннары катламнар белән салырга.

Башта майонез белән итне бутарга һәм беренче катлам итеп салырга, аннан чикләвек, сыр, йомырка салына.

Иң өске катламны майонезсыз гына сыр белән бизәгез, ә уртасында кара виноград тезегез, аның өстенә шулай ук аз гына сыр сибегез.

 

«Яңа ел итекләре» салаты

Тавык һәм сыр салынган салат бик гади, зәвыклы һәм яңа ел матурлыгы белән аерылып тора.

Салат өчен:

Тавык филесы – 200 г.

Каты сыр – 100 г

Йомырка – 2 данә

Кызыл суган – 0,5 данә

Гранат (зур) – 0,5 данә.

Майонез –100 г

Шикәр – тәменчә

Тоз, кара борыч –тәменчә.

Тавык филесын кайнап торган суда әзерлеккә кадәр пешерергә (якынча 20 минут), аннары суытырга. Йомырканы йомры килеш пешерергә (8-10 минут) һәм шулай ук суытырга.

Туралган суганны кайнаган суга саласы һәм 10 минутка калдырырга. Сырны эре угычтан уарга. Йомыркаларның берсенең агын аерып алырга, калганын эре угычтан уарга. Суынган тавык филесын эре кисәкләргә турарга. Суганнан суны агызырга, аны сыгарга, шикәр, борыч өстәргә. Суган, йомырка, сыр (беразын калдырырга) һәм тавык филесын болгатырга. Майонез кушарга. «Итекнең» табанына сыр уарга, рәсемдәгечә бизәргә.

 

БАВЫРДАН САЛАТ

Кирәкле әйберләр:

Майонез - 190 грамм.

Маринадланган вак кыярлар -  10 данә.

Тавык бавыры - 345 грамм.

Йомырка - 5 данә.

Кишер, суган - 4әр данә.

Бавырны пешереп саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Пешкән кишерне эре угычтан уабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз да эре угычтан уабыз. Түгәрәк савытта ингредиентларны катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы... Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Өстен вак угычтан уылган йомырка сарысы белән бизәп куярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев