Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

«Кишер тәкәсе» рецепты

Аш-су блогеры Мәрьям Миннегулова сәхифәсендә үзе яратып ясый торган «кишер тәкә»сенең рецептын тәкъдим иткән.

1 чәй калагы коры чүпрәне 1 чәй калагы шикәр комы, әз генә су белән күпертеп алырга.

0,5 стакан җылы сөт,  0,5 стакан җылы су, 0,5 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, күперткән чүпрә, он салып камыр басарга. Соңыннан камырга 50 грамм үсемлек мае салырга һәм яхшылап басарга да җылы урынга куярга.

Эчлек өчен: дөгене юарга, кайнаган суга көнбагыш мае, тоз салып бүрттерергә, сөзәргә. 

Йөземне җылы суда юып, җылы суда тотып алырга.

Кишерне угычтан уарга, шикәр комы салырга, кул белән уарга, суын саркытырга.

Барысын бергә кушып, шикәр комы, угычтан акмай уып, эчлекне болгатырга.

«Кишер тәкәсе»н ясарга, йомырка сарысы белән майларга.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X