Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Мичтә тавык итеннән шашык

Бәйрәм табынына менә дигән кабымлык тәкъдим итәбез

Безгә кирәк була:

-Тавык ите 600 г

- Соя соусы-40 мл.

- Үсемлек мае-40 мл.

- Бал - 1 аш кашыгы

- Лимон-0,5 шт.

- Сарымсак-3 тырнак

-Тавык өчен тәмләткеч 1 ст. л.

Әзерләү тәртибе:

1. Тавыкның майсыз, ак итен  яхшылап юарга һәм зур шакмакларга турарга кирәк.

 2. Маринад өчен савытка соя соусы, бал, вак итеп туралган сарымсак, тәмләткечләр һәм ярты лимон согы кушыгыз.

3. Маринадка туралган тавык итен салыгыз һәм берничә сәгать суыткычта тотыгыз яки төнгә калдырыгыз.

 4. Шпажкаларны 30 минут салкын суда тотыгыз.

5. Маринадланган ит кисәкләрен шпажкаларга тезегез.

6. Шпажкаларны мичтә 200 градуста 30 минут пешерегез. Вакыт-вакыт алып, төрле яктан кызарып пешсен өчен әйләндереп торыгыз.

Чыганак: https://t.me/recept007

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев