Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

«Панчо» десерты ясау ЫСУЛЫ

Әлеге десерт кунакларга, аеруча балаларга бик ошаячак.

Кирәк булачак:

печенье – 200 г,

33 процентлы каймак  – 150 мл,

эремчекле сыр – 280 г,

консервланган ананас – 1 банка,

шикәр пудрасы – 2 аш кашыгы.

Бизәр өчен шоколад һәм чикләвек куллансагыз була.

Печеньены ваклагыз. Ананасны уртача зурлыктагы шакмакларга турагыз.

Каймакны куерганчы миксер белән туглап, эремчекле сыр салып тагын яхшылап болгатыгыз. Әлеге массага шикәр комы салып янә болгатырга кирәк.

Пирожныйларны аерым үтәкүренмәле савытларга яки зур бер торт кебек өяргә мөмкин.

Ананас, крем, печенье, кремны чиратлаштырып катламлап өябез. Десертның өстен шоколад, чикләвек, җиләкләр ярдәмендә бизәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев