Сөләйман балыгыннан бик тәмле кабымлык
Яңа ел табынына
Кирәкле ингредиентлар: 1 арыш яки бөртекле икмәк, 200 г атланмайлы сыр, 200 грамм артык тозлы сөләйман (лосось) балыгы (семга, форель дә ярый), 1 чәй калагы лимон согы, тәменчә кара вакланган борыч.
Эш барышы: атланмай кушылган сырны (сливочный) вак итеп туралган укроп, лимон согы һәм борыч белән болгатырга. Ипине турарга, тостерда яки коры табада бераз киптерергә. Ипи өстенә сыр массасын ягарга. Өстенә роза чәчәге яки буй-буй итеп төрелгән лососьны матур итеп тезеп куярга. Укроп ботагы белән бизәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев