Жульен пешерәбезме?
Менә сезгә рецепт
Кирәк: уртача зурлыктагы 1 суган, 100-150 гр тавык түше, 3-4 шампиньон, 50 гр сыер мае, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы өеп он, 200 мл 10 процентлы сливки, 50 гр сыр
🔶Суганны вак итеп турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз һәм жульен пешәсе табага бушатабыз.
🔶Тавык итен дә вак итеп турап кыздырып алабыз һәм суган өстенә салабыз.
🔶Телемләп туралган шампиньонны да, кыздырып алганнан соң, тавык өстенә салабыз.
🔶Табага сыер мае салып, аңа он кушып кыздырабыз. Аның өстенә тоз сибәбез, сливки агызабыз.
🔶Төерләр калмаслык итеп болгатабыз да суган-тавык-гөмбә катнашмасы өстенә агызабыз.
🔶Иң соңыннан эре угыч аша чыгарылган сырны сибәбез. 200 градуска кадәр җылытылган газ мичендә ун-унбиш минутлап пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев