Рәшит Минһаҗ автор яңалыклары
-
Зиратта үскән җиләкне ашарга ярыймы?
Адәм баласын җир куенына иңдерүгә сорау туа: кабер өстенә таш куяргамы, әллә чардуганына мәрмәр такта гына беркетергәме, агач утыртыргамы, чәчәк белән генә чикләнергәме, ташка ни дип язарга… Каберстанга баглы шушы мәсьәләләр хакында «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.
-
Җәлил хәзрәт быел ураза тоту турында: Тормыш үзе күрсәтер
Рамазан ае башланырга санаулы гына көннәр калып бара.
-
Татарстандагы гарасат балалар бакчасы, клуб, ФАП һәм башлангыч мәктәпне түбәсез калдырган
Кичә Мөслим районының Ташлыяр авылына “чакырылмаган кунак” – гарасат кереп чыккан. Гарасат балалар бакчасы, клуб, ФАП, башлангыч мәктәп урнашкан бинаның түбәсен каерып аткан.
-
Хәмерле табынга утырырга ярыймы?
Мәҗлесләрдә еш кына өстәлләргә хәмерле эчемлекләр дә куела. Шундый вакытта, утырыргамы, юкмы, утырсам, гөнаһ булмасмы, дигән сораулар туа. Казанның “Туган авылым” мәчете имам-хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан шул уңайдан киңәш сорадык.
-
Әбиләргә ни җитми?
“Өйдә оныкларын тәрбияләп утырасы урында атна буе мәчет-мәдрәсә юлын таптыйлар”. Соңгы вакытта кайбер зыялыларыбыз әбиләребез адресына шундыйрак дәгъва белдерә башлады. Икенче караганда, социаль челтәрләргә “чумып”, сериалларга һушы китеп намазга басу турында уйлап та карамаучылар аз түгел. Алтын урталык кайда? “Иске таш” мәчет имамы Рамил хәзрәт Юныс белән шул сорауга җавап эзләдек.
-
Исем алыштыру – гаеп эш түгел
Мөгез чыгарырга ярата да инде кайбер кемсәләребез. Әти белән әни кеше үз исемнәрендәге беренче иҗекне ала да моңарчы булмаган исем ясый. Югыйсә СССР төзелгәннең беренче елларында Мэлс кебек исемнәр уйлап табып (Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин исемнәренең беренче хәрефләре), башсызлык ярышында беренчелекне күптән яуладылар инде. Ислам дине әһелләре исем кушу, ошап бетмәсә, ямьсез булса, алыштыру мәсьәләсенә ничек карый икән? Әлеге сорауга башкалабыздагы “Бишбалта” мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхакый җавап бирде.
-
“Күз тию дигән нәрсә бар. Өч бала анасы буларак мин моны яхшы беләм”
Халкыбызның дини ышануларында ырымнар зур урын тоткан. Имләү серен белүче әби-бабайлар кулга – сөял, күзгә арпа чыкканда, күз тигәндә ырымлап дәвалаган. Таҗетдин Ялчыгол, Гали Чокырый кебек шагыйрьләребез берүк вакытта халыкны дәвалау белән дә шөгыльләнгән. Кайбер төбәкләрдә алар әле дә халкыбыз тормышында яшәвен дәвам итә. Гаҗәп тә түгел: сихәт, шифа табу еш кына ихлас ышануга бәйле.
-
Лотерея уйнап яки кәрт сугып откан акча хәрәмме?
Усал идем, шуның өчен дә шул гөнаһ-фәлән диеп тормадым, зәңгәр төндә күрше карчыгының ак әтәчен кереп урладым, дип язган мәшһүр шагыйребез. Без бүген бу юлларны бер шуклык, мутлык дип кабул итәбез, мыек астыннан елмаеп укыйбыз. Хәер, икенче шигырендә үк әдип, кем уйлаган шушы шаярулар синдә кәсеп булып калыр, дип үкенә. Кечкенә чактагы шуклыклар кәсепкә әйләнмәсен, бала урлашырга гадәтләнмәсен өчен нишләргә соң, дигән сорау белән башкалабыздагы “Иске таш” мәчет имамы Рамил хәзрәт Юнысовка мөрәҗәгать иттек.
-
Бала нигә урлаша? Рамил хәзрәт Юнысов киңәшләре
Усал идем, шуның өчен дә шул гөнаһ-фәлән диеп тормадым, зәңгәр төндә күрше карчыгының ак әтәчен кереп урладым, дип язган мәшһүр шагыйребез. Без бүген бу юлларны бер шуклык, мутлык дип кабул итәбез, мыек астыннан елмаеп укыйбыз. Хәер, икенче шигырендә үк әдип, кем уйлаган шушы шаярулар синдә кәсеп булып калыр, дип үкенә. Кечкенә чактагы шуклыклар кәсепкә әйләнмәсен, бала урлашырга гадәтләнмәсен өчен нишләргә соң, дигән сорау белән башкалабыздагы “Иске таш” мәчет имамы Рамил хәзрәт Юнысовка мөрәҗәгать иттек.
-
“Бабаларыбызның җәсәдләре анда”. Аксубайда табылган каберлекнең тарихы ачыкланды
Аксубай районының Иске Кыязлы авылында нефтьүткәргеч салучылар борынгы каберлеккә тап булган. Эзләнү-казу эшләрендә катнашкан Казандагы “Прикладная археология” ширкәте башлыгы Константин ИСТОМИН белән ВТ хәбәрче очрашты.
-
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Хәләлдән акча эшләмибез”
Башкалабызда X бөтенроссия татар дин әһелләре җыены бара. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашып, милләтебез, өммәтебез алдында торган җитди мәсьәләләргә мөнәсәбәтен сораштык.
-
Уразаны дөрес тотабызмы?
Менә көтеп алган, изге айларның берсе булган Рамазанга да кердек. Былтыр ураза тотканнарның күбесе, шәт, быел да кергәндер. Тәвәккәлләп, быел гына башлаганнар да аз түгелдер. Электән тотып килгәннәргә дә, яңа керешкәннәргә дә файдалы булыр дип, укучыларыбызга утыз елдан артык ураза тоткан Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның киңәшләрен тәкъдим итәбез.
-
“Хәләл Экспо”: ашап та, киеп карарга да була
Дөнья базарына ничек керергә? Җитештерүнең яңа тармакларын эзләүче алга киткән илләр өчен дә, җиһан картасында егерме-утыз ел элек кенә барлыкка килгән дәүләтләр өчен дә бик мөһим сорау бу. Әлбәттә, моның бер юлы – хәләл, сыйфатлы продукция җитештерү. Бу юнәлештә Россия, шул исәптән Татарстан Республикасы соңгы елларда зур, җитди адымнар ясый башлады.
-
Тәнгә бизәк төшерү гөнаһмы? Равил хәзрәт Бикбаев фикерләре
Кемнең матуррак, яшьрәк күренәсе килми икән? Юктыр андый кеше. Дөрес, яшь чагын оныткан кайбер әбиләребезнең, хәзер хатын-кызлар артык нык бизәнә, сөрмә тартсаң, кершән яксаң җитә бит инде, дип сукранганын ишетергә туры килә. Ә кайберләре үзләре дә кимен куймый: чәч буяп, парик киеп йөри. Кына белән тәнен бизәүчеләр арасында өлкәннәр дә очрый.
-
Китмә, китмә, сандугач...
Бөек җырчыбыз Илһам абый Шакировны чәчәкләргә күмделәр. Бу гыйбарәне дистә еллар дәвамында күчерелмә мәгънәдә кулланып килгән идек. Әлеге минутларда аны туры мәгънәсендә файдаланырга туры килә. Кичә, башкалабызның “Мәрҗани” мәчетендә җеназа намазы укылганнан соң, халкыбыз атаклы шәхесен Яңа Татар бистәсендәге Иске Татар зиратына озатты.