Рәшит Минһаҗ автор яңалыклары
-
Депутатлар татарча беләме?
– Татар тарихын төрле яктан йолкыйлар. Бигрәк тә Башкортстанда бездә нәшер ителгән документларны, фактларны, шәхесләрне үзләренеке дип язу гадәтигә әйләнде. Гомумән, күп кенә җирдә тарихны мифлаштыру бара. Әйтик, Казакъстанда Сөембикә-ханбикәбезне казакъ кызы дип язып чыктылар, Астанада Сөембикә урамы бар...
-
Авылның киләчәге эшкә бәйле
Берничә көннән башкалабызда җирле үзидарә органнары – муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең унөченче җыены уздырылачак. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән очрашып, ел дәвамындагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясавын, алда нинди эшләр көтүен сораштырдык. Ул сорауларыбызга тәфсилләп җавап бирде.
-
Дин кабул иткән кеше ни сәбәпле кыек юлга кереп китә?
Дин кабул иткән кеше ни сәбәпле кыек юлга кереп китә? Адашканнарны туры юлга бастырып буламы? Моның өчен ниләр эшләргә кирәк? Берничә көн элек башкалабызда уздырылган, кискен дини карашлыларны җәмгыятебезгә кайтару тәҗрибәсенә багышланган халыкара гыйльми-гамәли конференциядә дәүләт, дин әһелләре, галим-голәмә әлеге сорауларга җавап эзләде.
-
Искәндәр Гыйләҗев: мин – сак оптимист
Тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев бу көннәрдә 60 яшьлеген билгеләп үтә. Юбилей уңаеннан галим белән очрашып ил-көндә барган хәлләргә мөнәсәбәтен сораштык, милләтебезгә, фәнгә кагылышлы проблемаларны кузгаттык, шәхси тормышын да читләтеп узмадык.
-
Бәрәңгенең бәрәкәте – гошердә
Сентябрь – көзге муллыкның бакча-кырлардан базларга, амбарларга күчкән мәле. Бу ай өммәттәшләребез өчен көзге уңыштан гошер җыю белән дә күрекле. Башка еллардан аермалы буларак, быел Татарстан Диния нәзарәте моның төгәл көнен билгеләде: 29 сентябрьне республикабызда гошер бәйрәме дип игълан итте. Шушы уңайдан районнарга шылтыратып, сездә гошер җыю ничек оештырыла, дип кызыксындык.
-
Әле һаман нокта куелмаган (әңгәмә)
Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. Узган уку елы карагруһчыларның милли мәгариф кырында кылыч уйнатулары, мәктәпләргә зур басым ясалуы, татар теле укытучыларының кискен кыскартылуы, мәгариф турындагы федераль законга җитди үзгәрешләр кертелү белән истә калды. ”Алга таба безне ни көтә?” дигән сорау белән ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек.
-
Әби бәлеш салудан курка...
Күп йортларда корбан чалынды. Корбан итләре таратылды. Бәйрәм мәҗлесләре оештырыла. Шул ук вакытта укучыларыбыздан, ашны ничек уздырырга, сәдака тарату тәртибе ничегрәк икән кебек сораулар килә. Укучыларыбыз сорауларына Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирә.
-
Коррупциягә каршы ничек көрәшергә?
Газета укучылар хәтерли торгандыр: әрмән инкыйлабы җиңеп, аның беренче нәтиҗәләре күренә башлау белән, без язмалар бирдек һәм җиңүгә ирешкән фетнәчеләрнең яңа адымнары турында бәйсез чыганакларга нигезләнеп хәбәр итеп торырга вәгъдә иттек.
-
Дүрт төрле якынаю: Корбан бәйрәменең әһәмияте нидә?
Кулыма бер дини календарь эләкте. ”Корбанның бердәнбер максаты – фәкыйрьләрне сөендерү. Мескен, юксыл кешеләр елга бер мәртәбә булса да, ит ашап куансын”, – дип язылган анда. Элегрәк чыккан календарьларда, корбан чалуның максаты – кеше каны түгүне тыю, шул максатта Аллаһы Тәгалә корбанлыкны хайванга алыштырган, дип язалар иде. Әлеге автор мәсьәләне үтә гадиләштергән, ахры. Сез бу уңайдан нәрсә әйтерсез? – дип Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать иттек.
-
Мансур хәзрәт хыялыймы?
Яхшы хәбәр дә, яман хәбәр дә тиз тарала. Татарстан мөфтие урынбасары, “Мәрҗани” мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Казан янындагы бер районда, буш җирдә татар-мөселман авылы булдырачакбыз, дип белдерүгә, социаль челтәрләрдә бу тәкъдимне төрләндерә башладылар. Ни гаҗәп: үтә сәер, капма-каршылыклы фикер белдерүчеләр бар. Бу уңайдан аңлатма бирүен сорап, Мансур хәзрәтнең үзенә мөрәҗәгать иттек.
-
Татарның тотып карыйсы килә
Менә тагын Изге Болгар җыенына барыр көн җитте. Алла боерса, иртәгә мөфтиләребез, күренекле дин әһелләребез, дәүләт эшлеклеләребез белән бергә меңнәрчә өммәттәшебез, борынгы болгар бабаларыбыз ислам кабул иткән җирләрне гизеп, хәрабәләргә орынып, тәүбә кылып кайтачак.
-
Хәләл акчаңны ихлас бирсәң
Ишек төбенә чыгып баскан идем. Яныма ишегалдыбызда машиналар каравыллап торучы бабай килеп җитте. “Сезнең подъездда соранып йөрүче чит кеше күренмәдеме? Үзбәкстан якларыннан килүчегә охшаган”,– дип сораштыра бу. Игътибар итмәдем, дим. Хәер, җылы яклардан килгән бер агайны беләм мин.
-
Мондый вәзгыятьтә ул вазифада калуым да дөрес булмас иде
Ул һәрвакыт журналистларның игътибар үзәгендә булды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә, Энгель Нәвап улы Фәттахов каләм әһелләренең сорауларын җавапсыз калдырмый иде. Узган ел ахырында исә ул кабат Актаныш районын җитәкли башлады. “ВТ” хәбәрчесе элеккеге министрның хәл-әхвәлләрен белешеп кайтты.
-
Фиргавенне беләләр, күрше бабайны – юк
3-4 апрель көннәрендә башкалабызда илебезнең 35 төбәгеннән җыелган дүрт йөзләп кеше катнашында Татар авыллары һәм төбәкләрендәге татар тарихын өйрәнүчеләрнең икенче бөтенроссия җыены уздырылды. Җыен көннәрендә, үткәнен онытканның – киләчәге юк, дигән гыйбарәне чыгыш ясаган һәркем телгә алды дисәм дә арттыру булмастыр.
-
“Ә мин җүләр булганмын”
Узган җомга санында да гаилә мөнәсәбәтләре бәян ителгән иде. Хәер, бу хакта көн саен язсаң да, аз булмас. Берничә көн элек нәзарәттә үткәрелгән сөйләшү дә шушы темага багышланды. Нигә аерылулар күп? Күз карасы кебек сакланырга тиешле гаилә учагы, тормышның кырыс җилләре исүгә, нигә сүрелергә, сүнәргә тора? ТР Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев “түгәрәк өстәл” янындагы очрашуда гаилә тормышының нечкәлекләренә кагылышлы шушындый дистәләрчә сорауга җавап бирде.