Мансур хәзрәт хыялыймы?
Яхшы хәбәр дә, яман хәбәр дә тиз тарала. Татарстан мөфтие урынбасары, “Мәрҗани” мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Казан янындагы бер районда, буш җирдә татар-мөселман авылы булдырачакбыз, дип белдерүгә, социаль челтәрләрдә бу тәкъдимне төрләндерә башладылар. Ни гаҗәп: үтә сәер, капма-каршылыклы фикер белдерүчеләр бар. Бу уңайдан аңлатма бирүен сорап, Мансур хәзрәтнең үзенә мөрәҗәгать иттек.
– Кайберәүләрнең (мин аларны диван философлары дим) бу нияткә кискен каршы чыгуына исем китте. Иннополислар, нефтьчеләр, газчылар бистәләре коралар. Каршы әйтүче күренми. Татарстанда татар-мөселман авылы булдыруга каршы килеп маташучыларга ни әйтергә дә белмәссең?! Имеш, сектага әйләнмәсме, тузга язмаган нәрсәләр эшләмәсләрме? Андыйларга мин, тумаган тайның билен сындырмагыз әле, дип әйтер идем. Шәһәр янында татар бистәләре булган бит. Нигә шул тәҗрибәне хәзер дә кулланмаска, татар мохите булдырмаска?! Минем кебек алтмышын куучы кешеләрнең күбесе балачагын, җәйге каникулларын авылда үткәрде. Татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен нигездә шунда үзләштерде. Хәзер, авыллар бетә, таркала башлагач, бу мөмкинлек шактый нык тарайды. Дөрес, таралып баручы берәр авыл нигезендә дә моны эшләп булыр иде. Әмма Казаннан ерак җиргә барып нигез корырга теләүчеләр әллә ни күп булмастыр. Шәһәрдән ерак булмаса, эш урыннары табу, каладагы туганнарың, дус-ишләрең белән аралашып тору өчен дә уңайлы бит. Авылның тагын бер зур өстенлеге: ялан-ялан дүрт стена эчендә утырмыйсың, табигатькә якынаясың, теләсәң, мал асрыйсың.
– Хәзрәт, анда җирләр бушлай биреләчәкме, сатып аласымы?
– Җир килешү нигезендә бушлай биреләчәк. Әмма тора-бара кемгәдер сатып җибәрмәсеннәр, арендага бирмәсеннәр өчен чикләү куярга исәп. Инде өйләргә килгәндә, үзем төзим, өмә ясап күтәрәбез, дигәннәргә каршы килмәячәкбез. Теләгән кеше үз проекты белән салыр, без үз тарафыбыздан бер яки ике катлы, агач яки таш йорт проектларын да тәкъдим итәрбез дип торабыз. Анда төзелеш ширкәтләрен дә җәлеп итәргә исәп.
– Мине дә үзегезгә алыгыз әле, дип гариза язган кеше татар-мөселман булырга тиешме?
– Шарт. Йорт сатып алма, күрше сатып ал, диләр бит. Әгәр күршең начар булса, аракы эчеп, тузынып-шаулап йөрсә, яшәве уңайсыз булачак. Азан ишетүгә, мәчеткә ашыккан, үзебезнең гореф-гадәтләрне тотып, камил мөселман булып яшәргә теләгән кеше икән, җаның тыныч. Татар түгел, үзбәк, урыс мөселманнары, Россия гражданнары икән, татар телен өйрәнсәләр, андыйларга да каршы түгел без. Мөселман булып та, телебезне өйрәнергә теләмәсәләр, аларга кыен булачак. Чөнки максатыбыз – татар мохите, татар мәхәлләсе булдыру, милли рухыбызны, мәдәниятебезне саклап яшәү. Россия законнарына бернинди дә хилафлык юк монда.
– Адәм баласының нинди булуы маңгайга язылмый бит. Телне ни дәрәҗәдә белүен, динебезне тоту-тотмавын кайдан беләсең?
– Моны чамалау кыен түгел. Әйтик, Чаллы мөхтәсибәте ел саен мөселманнар арасында милли көрәш буенча ярыш уздыра. Анда да, мөселманмы-түгелме икәнен ничек тикшереп карыйсың, дип әйткәннәр иде. Үлчәүгә бастырганда ук күренә бу. Кайберәүләр авыр күренмәсен өчен бөтенләй диярлек чишенеп ташлый. Мөселман гаурәтен күрсәтмәскә тиеш ләбаса. “Бүген иртәнге намазны ничәдә укыдың?” – дип кызыксынасың. Иртәнге намазның вакытын әйтә алмый икән, ничек инде ул намаз укучы мөселман булсын?
– Ничә хуҗалыклы авыл булыр дип уйлыйсыз?
– Әле бит җир алынмаган. Җирен алгач, чамаларга була. Нәзарәтебез бу уңайдан Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән районнары хакимиятләренә мөрәҗәгать итте. Әле бу мәсьәлә карала гына. Ә инде кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары, җир бүленә башлаган инде, гаризалар кабул ителә, дип язып чыкты. Кайберәүләре үзләреннән әллә ниләр өстәп, мөселман авылы төзиләр, дип куерткан.
– Хәзер күп кенә авылларыбызда иң зур проблема – эш урыны булмавы. Анда нидер җитештерергә, эшкуарлык белән шөгыльләнергә җыеналармы?
– Шөкер, мөселманнарыбыз арасында эшкуарлар шактый. Хәләл ит җитештерү, төзелеш җиһазлары ясау, теплицалар корып, яшелчә үстерү белән шөгыльләнүчеләр дә аз түгел. Мөселманнарны эшкә алучылар да оттырмый. Алар эчми, тәртип бозмый, урлашмый. Хуҗа, каравылчылар күрмәсә дә, Аллаһы Тәгалә барча гамәлебезне күреп тора бит. Үзебезнең дә тәкъдимнәр бар. Әмма алдан кычкырырга ашыкмыйк. XXI гасыр башында буш җирдә татар авылы кору үзе бер кызыклы тәҗрибә булачак, минемчә. Шәһәр шау-шуыннан туйган, авыл җирендә яшәргә, чын татар балалары – милләтпәрвәр кызлар, уллар үстерергә хыялланган кардәшләребез аз булмас дип уйлыйм.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев