Фиргавенне беләләр, күрше бабайны – юк
3-4 апрель көннәрендә башкалабызда илебезнең 35 төбәгеннән җыелган дүрт йөзләп кеше катнашында Татар авыллары һәм төбәкләрендәге татар тарихын өйрәнүчеләрнең икенче бөтенроссия җыены уздырылды. Җыен көннәрендә, үткәнен онытканның – киләчәге юк, дигән гыйбарәне чыгыш ясаган һәркем телгә алды дисәм дә арттыру булмастыр.
Чынлап та, нәселебез, авылыбыз, милләтебез тарихын белмибез икән, кем без? Телефон, планшет тоткан сукбай! “Балаларыбыз мәктәптә унбер ел укый. Шул дәвердә Мисыр фиргавене Тутанхамон, Петр Беренче патша, Сталин, Гитлер турында әллә ниләр белеп чыга. Шул ук вакытта күршесендә яши торган Әхмәтгали бабайның гитлерчыларны җиңеп, Берлинны алганы өчен, ике орден белән бүләкләнүен белми. Петр патша вакытында лашманчылыкның киң җәелдерелүе, Россия флотын булдыру өчен чимал-бүрәнә әзерләү татар халкы, татар авыллары өстенә зур йөк, зур газап булып төшүен тарих дәресләрендә сөйләргә була һәм сөйләргә кирәк тә. Мәктәптә тарихны менә шушылай халкыбызга бәйләп аңлатырга тиешбез. Нинди генә фән булмасын – биология, география, тарих, җәмгыять белемеме – материалны җирле мәгълүматларга, әнә шул Әхмәтгали бабайларга ишарәләп, халкыбызның сабырлыгы, тырышлыгы, тәвәккәллеге турында мисаллар китереп аңлатасы иде. Шул вакытта без сөйләгәннәр балалар күңеленә иман булып ирешә һәм анда горурлык хисе уята. Бүген кайберәүләр милләтләрнең иң кадерле ядкарен – телен юк итү турында хыяллана, шул юнәлештә эшли дә. Мондый сәясәт белән ватанпәрвәрлек түгел, нәфрәт кенә тәрбияләп була“, – дип сөйләде күренекле зыялыбыз, шагыйрь һәм туган ягы, Балтач төбәге турында саллы хезмәтләр чыгарган Гарифҗан Мөхәммәтшин.
Бүген илебез алдында торган иң зур бурыч – авылны саклау, ди Гарифҗан абый. Ничек дигән сорауга үзе үк җавап та бирде ул: “Туган як тарихын язып, авыл үз проблемаларын өйрәнергә һәм үзе үк хәл итәргә тиеш; әлеге хезмәт документаль нигездә язылсын, анда авыл тормышының бөтен тармаклары чагылдырылсын. Революциягә хәтле авылларыбыз мәхәллә, үзидарә булып яшәгән. Яшәешенә кагылышлы барча җитди мәсьәләне үзе хәл иткән“.
Гарифҗан ага фикеренчә, авыл тарихын язу – әле ярты гына эш. Авыл тарихы эшләргә, кичә-очрашуларда тәкъдим ителергә, мәктәптә фәннәрне укытканда файдаланылырга тиеш. Туган як табигатен, авыл халкы яшәешен өйрәнгәндә укучы балалар читтә калмаска тиеш дип аңларга кирәк моны. Шөкер, республикабызда туган як тарихын язу зур бер хәрәкәткә әйләнде хәзер.
Су сиңа иярмәсә...
Халкыбызның бер үзенчәлеге шул: елга буйларында урнашырга тырышкан. Хәер, бу гаҗәп тә түгел: су юлы – сәүдә юлы булган. Зур су, елгалар күпкә тизрәк хәрәкәт итү, чит төбәкләр, башка илләр белән даими элемтә тоту мөмкинлеге биргән. Гаҗәп тә түгел: су сиңа иярмәсә, син суга ияр, дип әйтергә яраткан милләттәшләребез. Шуның өчен дә Ык буе татар авыллары Сабан туе оештырыла башлагач, бу идеяне дәррәү күтәреп алды кардәшләребез. Инде хәзер Агыйдел, Чулман, Идел, Иртыш буе татар авыллары Сабан туе уздыру нияте дә туды милләтпәрвәрләребездә. Март азагында Пермь краенда яшәүче татар авыллары эшкуарларының җыены булды. Анда Ирән елгасы буендагы татар авыллары Сабан туен уздырырга кирәк дигән фикергә килгәннәр.
“Заманында бишәр-алтышар, унар авылны җыеп уздыра торган җыеннарны тергезсәң дә бик яхшы булыр иде. Ул бит кыз сайлау, ярәшү, туган-тумача белән күрешү, җыелган четереклерәк мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү урыны буларак та халкыбыз яшәешендә зур урын тоткан”, – дип тә тәкъдим итүчеләр булды төбәкчеләр җыенында. Чынлап та, үз авылың тарихын язганда күрше-тирә авыллар тарихы да кузгатылмыйча калмый. Чөнки якын-тирә белән кыз бирешеп, туганлашып яшәгән халык.
Тарихны ничек яза башларга соң дигән сорауга төрлечә җавап бирәләр. Әйтик, Петербургтан килгән язучы, журналист Рәхимҗан Теләшов, татар тарихына кагылышлы документлар шәһәребездә искиткеч күп, безнең каладан башлагыз, бездә тәмамларсыз, дип киңәш итте. Миңа калса, беренче чиратта, барыбер үз авылыңның иң өлкән кешеләреннән, хәтере яхшы булган әби-бабайлардан башларга кирәк. Тәгаен алганда, Бөек Ватан сугышы ветераннары хәзер авыл саен күп булса, ике-өч кеше. Алар исән чагында сөйләгәннәрен яздырып, кәгазьгә төшереп калдырырга кирәк. Иске фотосурәтләр, фронттан килгән хатлар, нәсел тамгалары; сакланып калган булса, әбиләребез чиккән хәситә-түрләмәләр озакламый теләсә кайсы музейның горурлыгы булачак. “Оптимальләштерү дип шактый күп мәктәпләребез ябылды. Нәтиҗәдә мәктәпләрдәге музейлар юкка чыкты. Булганнарында да күп кенә сирәк экспонатлар теркәлмичә, фотога алынмыйча, төгәл вакыты-яше ачыкланмыйча ята бирә. Аларны ничек тә саклау чарасын күрәсе иде”, – ди әнә ТР Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте каршында оештырылган “Туган җир” журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков. Шуны да әйтеп китмичә булмый: Дамир әфәнде төбәкчеләр җыенында Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан бер вәкил дә катнашмавына аптыравын җиткерде. Гуманитар институтларыбызның уртак эше бит ул – туган як тарихын язу. Болгардан килгән тарихчы галим, җирле музей хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин бу уңайдан: “Килешеп эшләүгә ни җитә. Әле күптән түгел генә бер мәзәк хәл булды. Әтнә районының борынгы кабер ташларын Тарих институтыннан Айдар Гайнетдинов – аерым, Милли музейда һәм Милли китапханәдә эшләүче Раиф Мәрданов белән Ирек Һадиев аерым өйрәнеп китап итеп бастырып чыгарган”, – дип сөйләде безгә. Бәлкем фән ягыннан кызыклыдыр да бу. Әмма әлеге оешмалар бергәләп, килештереп эшләсә, чыгымнары азрак, нәтиҗәсе зуррак булыр иде, минемчә.
Карашай-Саклау якынайды
Шәхсән үзеңә бу җыен берәр нәрсә бирдеме соң, дип сорарсыз. Әлхәмделилла! Җыенда КДУның татар бүлегендә бер үк елларда диярлек укыган Назим Мәхмүтовны очраттым. Сарман районыннан делегат булып килгән. Туган ягында, Карашай-Саклау авылы мәктәбендә биология укыта икән. “Әткәемнең әнисе Бәһиҗәтелҗинан әбием – Сарман якларыннан. Мулла кызы булган дип сөйлиләр иде. Мондый “ике катлы”, катлаулы исемне гади кеше куймас. Аның сеңлесе Котыфәтелҗинан исемле булган. Әбиләрем мулла кызы булганмы-юкмы икәнен, һаман тәгаенли алмый йөрим”, – дип зарланып алдым. “Аларга бәйле, күренекле шәхесләр юкмы соң?” – дип сорап куйды Назим. “Котыфәтелҗинан әбинең улы Магданур абзый Йосыпов озак еллар профсоюзларның өлкә комитетында җаваплы вазифа биләде”, – дигәч, кордашым аптырап калды. “Бәй безнең авыл кешесе бит ул – Магданур абзый. Өемдә аның шәҗәрәсе бар. Кайтуга сиңа юллармын. Сөләйман, Арысланбәк, Солтанбәк дигән исемнәр сиңа бер-бер нәрсә турында сөйләмиме?” – дип кызыксынды, зиратта Йосыф картның кабер ташы саклануын җиткерде ул. Бераздан Мөбарәкҗан абыема шылтыратып, туганыбызның Арысланбәк исемен еш искә алуын белдем. Арысланбәк Магданур абыйның бабасы, Йосыф картның атасы булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек без. Озын сүзнең кыскасы, Карашай-Саклаудан хәбәр көтәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев