Дөресен генә әйткәндә, мәктәп укучылары - бик сабыр һәм тырыш халык ул. Караңгы кышкы иртәләрдә, хәтта уңган кояш та йокысыннан торырга иренеп ятканда, балалар, букчаларын тотып, белем алырга ашыгалар. Юлда, шук салкын һава битләрне чеметеп, йокыны куып җибәрмәкче була. Башка кереп, кисәк-кисәк искән суык җил уйларны чуалта, бүген булачак контроль эшләрне искә төшерә, каникулларны сагындыра.