Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Килдебәк төп мәктәбе укучылары иҗаты

Янар Йолдыз. Валиева Алсу Миннегаяновна, 11 класс

...азат көннәр өчен көрәш юлында һәлак

 булган иптәшләргә багышлана

(Галиҗан Ибраһимов)

Яналмыйча калган йолдызларга ...

Урамда салкын кыш. Бары ябалак-ябалак кар гына шомлы көнгә әйтерсең лә ниндидер матурлык өсти. Нигә шомлы, нигә күңелсез һәм куркыныч соң? Сугыш,чөнки сугыш...

1942 нче еллар азагы иде бу. Вагон тулы япь-яшь егет-кызларны урамга алып чыгып  тезеп бастырдылар.  Алар сабый иде әле, уналты яшьлек булсалар да,  сабый иде. Һәрберсенең йөзләрендә яшерелгән кара кайгы кузләрендә балкыган утны каплый алмый. Өмет уты,өмет чаткысы ул. Кан коешу, ачлык, чиксез югалту һәм газапланулар бетүгә өметләнү, канкойгыч сугышы бетәр дип өметләнү...

Әлеге рәттә басып торучылардан бер кыз ничектер аерыла. Шомырттай кара чәчләрен ике якка үреп салган,  остендә юка пәлтә, нечкә куллары салкыннан бөрешкән, озын керфекләре әкренләп агара башлаган. Бары диңгездәй тирән кузләреннән төшкән яшь тамчылары гына җанлылык өсти иде аның йөзенә.

Исемләп тикшерү башланды. Һәрберсе үз исемен  ишеткәч, "мин" дип кычкырырга тиеш.

- Корбанова , - диде коры гына, өлкән яшьтәге тикшерүче.

Берсе дә эндәшми. Яңадан катырак тавыш  белән кабатлады бу фамилияне  әлеге апаң.

- Корбанова Йолдыз!

- Мин, - дидеәлеге чем-кара чәчле кыз, ишетелер-ишетелмәставышбелән.

- Нәрсә, өеңдә бер әйтүдән аңларга өйрәтмәделәрме әллә?! Шулай шул, һәрберегез иркәләнеп беткәнсездер. Әмма бетте ул рәхәт,кайгысыз вакытлар. Онытыгыз өегезне! Уяныгыз! Вәхши сугыш килде, Ватанабызга дошманнар аяк басты. Без көчле ир-атмы, яшь кыз баламы, барыбыз да, илебезнең тыныч киләчәге, тормышы өчен көчебезне куярга мәҗбүр! Нәкъ шуның өчен сез монда, тылда хезмәт куярга килдегез. Теләгем шул: эшләгез, кызганмагыз узегезне. Кем саклар да, кем китерер Җиңүне! Бары тик бердәм көч кенә китерә ала... Дошманны бүтәнчә җиңеп булмый! Бар өмет  сездә!

Тикшерүченең әлеге  сүзләре әйтерсең яшьләргә дәрт бирде, аларда ышаныч артты. “Бәлки,чыннан да, без дә дошманны җиңәргә зур өлеш кертербез”.

Шул вакыт Йолдыз да    үзгәрде. Кисәк кенә яше туктады, ул инде еламый иде. Мөгаен, әйтелгән сузләрдән ул сугышның бар мәгьнәсен аңлады. Поезда барганда уйлаганнары хәзерге уйлардан купкә аерыла.  Ул үзенә сүз бирде: көченнән килгәнчә, гомеренең азагына кадәр Ватанны сакларга, Җиңү өчен бар көчен куярга! Ул вакытта әле белми иде, узендә нинди көчле рухлы, сынмас зат яшерелгәнен.  Нәкъ менә сугыш узгәртә дә инде аны...                                                            

Яшьләрнең барысының да кулларында паспорт бар.Әлеге документ белән аларны заводка эшкә урнаштырдылар. Мәскәү өлкәсенең Люлино станциясенең Каганович исемендәге сугыш кораллары җитештерә торган заводта эшли башладылар. Йолдыз сүзендә торды, көне-төне эшләде.  Фронтка снарядлар,автоматлар җитештерделәр.Кем уйлаган, шул нәзберек кулларда да шуның кадәр көч барын. Куллары белән генә түгел, күңеле һәм рухы белән көчле булып чыкты Йолдыз.

Балачагы да җиңелләрдән булмады шул. Гади татар авылында туып, чын саф авыл кызы булып үсте. Әти-әнисе  өчен - тыңлаучан кыз, сеңлесе һәм энесенә үрнәк апа булды. Соңрак гаиләләре белән Уфага күченәләр. Уфада яшәгәндә әнисе үлеп китә.Ул вакытта Йолдызга  бары  ун яшь була. Тормыш кечкенә туганнары  тәрбиясен олы кыз – Йолдызга  йөкли. Бала килеш бала үстерде ул. Дус-ишләре уенга чыкканда, бик кызыга иде . Ләкин ул олы кыз, Әни урынына калган. Аңа уйнарга ярамый.

Менә ул монда, үзе шикелле үк егет-кызлар белән тылда хезмәт куя. Шушы көннәрдә генә яңадан кайгы килде Йолдыз. Телеграмнан...  Әтисе геройларча һәлак булган... Сабыр булды кыз, тышка чыгармады, эш белән юанды. Иптәшләре дә соклана иде аңа.  Сугыш вакытында  мулдан ашау була алмый. Куп кенә вакыт ач та калдылар. Бер телем ипи, шикәр, чәй, кайчак ботка бирәләр. Көне буена җитә иде ул һәр кешегә. Әмма Йолдыз ашар алдыннан барсын карап чыга: җиткәнме һәр кешегә, берсе дә ач калмыймы. Иң гаҗәбе шул: җитмәсә,узенең өлешен булеп бирә иде. Шундый кешелеклелеге, тәрбия һәм ягымлылыгы өчен бик яраттылар аны. Алай  гына да түгел, бик матур итеп җырлый белә ул, үзәкне өздереп җырлый иде. Моңлы  чишмәдәй тавышы белән "Сибелә чәчем"не җырлап җибәрсә - искиткеч, берни алыштырмас мизгел.  Гел җырларга кушалар иде аңа. Әйе,моңлы,чибәр сандугач баласы иде ул.

Эш авырлыгына, ачлыкка гына түзәрләр иде дә, афәт  әйтеп йөрми шул. Алардан 20 километрда гына атулар башланды, бомбалар шартлаганы ишетелде.Шулай газап һәм шом астында ике көн яшәде әлеге шәһәр халкы. Барысы анлый иде: алар янына тиздән килеп җитәчәкләр... фашистлар килеп җитәчәк. Сугыш... Үлем...

Кызганычка, шулай булды да. Таң атканда,иртәңге дүрттә,  шәһәргә дошманнар килеп керде. Барлык кешеләрне чыгарып бастырдылар.Кем генә юк.Сабыйлар елый,ачы тавыш йорәкне өзә. Кемнәр өлгерде - качты,кемнәрдер үлемгә каршы басып торалар иде. Йолдыз да дошман белән күзгә-күз очрашты. Нәрсә турында гына уйламый иде ул бу вакытта. Әмма шунсы аңлашыла: яшәр иде ул, дөрләтеп , яндырып.  Яшисе килә. Бик. Янарйолдыз атылгандай кыска гына гомер юлы үтте бит әле ул. Яшь  бит әле, ләкин үлемнән курыкмый кыз.  Аз яшәсә дә , җирдә күп изгелек кылды. Дошманга каршы корал тотып сугышмаса да, Ватан өчен кулыннан килгәнен эшләде.

Зур борынлы немец мылтыгын кочаклап, бер яктан икенче якка йори. Җидешәр кешене алып китеп баралар.Нәрсәгә икәне, әйтмәсәң дә анлашыла... Аһ,нинди газап иде бу көтү мизгеле Йолдыз өчен. Дус кызы да аның белән. Җылый да җылый Хәтирә. Нинди сүзләр белән тынычландырсын ул аны. Нәрсә дисен?!

 Аларнын да чираты җитте. Шомлы, бик куркыныч...Тик Йолдыз ахыргы сулышына кадәр бирешмәде. Әйе,ул беренче көнне кебек яшен түкмәде. Ул-җырлады....

Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелә чәчем, тарала.
Йә утка сал, йәсуга сал,
Йәкайгымнанарала.

-Җырлама! – диюче булмады.

Ләкин  җыр  җырланып бетмәде... Моңлы көйне мылтык тавышы кисте. Юк, моң,тавыш кына тугел, бер ихлас затның гомере өзелде. Ул үлде, әмма җырлап  үлде! Чын йөрәкле,саф,чиста, Ватаны һәм якташлары өчен үзен корбан итәрдәй,көчле рухлы хатын-кыз булып, җырлап үлде Йолдыз. Әмма аның артыннан купме нур, кылган изге гамәлләренең эчкерсезлеге әле кешеләрнең йөрәгендә озак сакланачак.

Әйе, бу – сугыш . Монда канун бер. Я үләсең, я үтерәсең. Куркыныч канун! Бер кешене дә,җан иясен дә җәлләми  явыз сугыш. Ә бит ул бер генә тугел, меңләгән саф куңелле, бозылмаган, зур үрләргә ирешәсе яшьләрнең гомерен алып китте. Алар әле барысы да яшь иде...Тик аларның  күзләрендә булган Җиңүгә өмет чаткысы гына  һич сүрелмәде, ахыргача яшәде. Мөгаен,  шул бар кешедә булган өмет,бердәмлек китергәндер дә инде өзелеп көткән Җиңү язын, бөек Җиңү көнен!

Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелә чәчем, тарала.
Йә утка сал, йәсуга сал,
Йәкайгымнанарала.

 

Җиңеп кайтырга. Мавлитова Дина Ниязовна, 6 класс

Җиңү өчен зур өлешен керткән бабамның әтисе Мәкъсүт бабама багышлыйм.

Бүген таң алдыннан шәһәр өстендә сәер тынлык урнашып алды. Шул тынлыкта изрәп киткән Мәкъсүт фашист самолетлары тавышыннан уянып китте. Сул кулындагы ярадан саркып кан ага. Сугышның беренче көннәреннән үк ул инде дошман белән әлләничә тапкыр күзгә -күз очрашты. Әле яраланганы юк иде. Бүген төнлә сул кулына ядрә кыйпылчыгы эләкте. Ярасы зур... Хәлне ала... Яшисе килә... Дошманны бер кул селтәнүе белән юк итәсе килә. Өйгә кайтасы килә... Бик ардырды бу сугыш.

Кайтырга иде. Җиңеп кайтырга иде... Исән кайтырга иде. Күзләренә карап озатып калган нәниләрен кочып-кочып күкрәгенә кысар иде. Туган ил туфрагын учларына алып үбәр иде. Авыл таңының җиләс җилен бөтен күкрәге белән рәхәтләнеп сулар иде. Менә бәхет кайда ул!

Кайтырга иде! Җиңеп кайтырга иде!

Каһәр төшкән сугыш! Кемнәргә кирәк икән бу үлемнәр, нинди кешеләр уйлап чыгарган икән аны. Кеше дип аталырга хакы бармы аларның?

Госпиталь ишеген ачып чыгып , фронтка юнәлүче машина арбасына менеп утырды ул: “Җиңмичә кайтмыйм!”

Җиңеп кайтырга, бары җиңеп. Дошманның безнең Җиргә аяк басарга хакы юк. Юк!

 

Әниемә. Шакирова Иделия Ильшатовна, 7 класс

“Әннә”, “Әни”, “Әнием” –
Күпме мәгънә бу сүзләрдә.
Шушы сүзләрне кабатлау
Язсын һәммәбезгә дә.

Әни янда булган чакта,
Өйләр жылы, көн аяз.
Ә бит күпме ятим бала
Көтеп ята сөю-наз.

Һәр кешенең үз әнисе
Үзенә матур була.
Карашы бик тә ягымлы,
Тавышы якын була.

Чөнки алар баласына,
Күкрәк сөтен имезгән.
Түземсезлек белән көткән
Тәпи китүен тиздән.

Хәзер юлга чыккан чакта,
Догасын укып кала.
Исән-сау йөрсен балам,- дип
Теләкләр теләп кала.

Барлык кимчелекләр белән
Әни генә ярата!
Уйламыйча әйтелгәнне
Гафу итә, оныта.

Биктә серле, сикәлтәле
Безнең барасы юллар.
Шул юлларны узган чакта
Әниләр тотсын кулдан!

Ә әнием – кадерлемнең
Канаты  каерылмасын.
Язмышның ачы җилләре
Бәхтеннән  аерм асын!

 

Тукайга. Нигматуллин Ильзат, 3 класс

Тукай безнең бөек шагыйребез
Күп шигырьләр иҗат иткән ул.
Ни кызганыч, кыска гомер белән,
Безнең арабыздан киткән шул.

“Су анасы”, “Туган тел”е белән,
Халык күңеленә кергән ул.
Шигырьләрен, әкиятләрен укып,
Ничә буынны белемле иткән ул.

Тукай бабай , бурычлы без
Синең шигырьләрең ятларга.
Бәйрәмнәрдә сине искә алып,
Онытмыйча мәңге сакларга!

 

Татарстан безнең илебез. Халимов Ильдан Идеалович, 7 класс

Татарстан безнең илебез, 
Татарстан безнең өебез. 
Күп милләтләр зур һәм ямьле өйдә
Туган булып бердәм яшибез. 

Милләтләрнең исемнәре төрле,
Аерыла йола-бәйрәмнәр. 
Һәр милләтнең үз тарихы, үзгә
Гасыр кичкән гореф - гадәтләр. 

Тату булып, иңне - иңгә куеп
Яшибез бер Кояш астында. 
Сынатмыйча, якын дуслар булып
Дәүләтебез Татарстанда. 

Аерылганны аю ашар дигән, 
Ялгыз зыян күрер бүредән. 
Шуны аңлап матур гомер итик, 
Без көчлебез, чөнки, без бердәм! 

Төрле - төрле, ләкин, без бердәм! 

Пусть разные, ләкин, без бердәм.

 

Туган телем - бөек татар теле. Халимов Ильяс Идеалович, 4 класс

Туган телем - бөек татар теле,
Без бишектән аны тыңлаган.
Әнкәйләрнең:"Балам", - дип дәшүен
Ишетеп әле беркем туймаган.

Туган телем - Тукай, Туфан теле,
Яңгырый бер талгын көй булып.
Шигырьләрен, татар җыр - моңнарын
Тыңлый һәрбер халык йотлыгып.

Туган телем минем, татар телем,
Һич яшермим - Сине яратам!
Йөрәгемнән чыккан сүзләремне
Горурланып Синдә яңгыратам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев