22 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Килдебәк төп мәктәбе укучылары иҗаты
Янар Йолдыз. Валиева Алсу Миннегаяновна, 11 класс
-
Сәрдә авыл клубында Хәбир Ибраһимның "Кызыма килер йөз кеше" комедиясе куелды
19 нчы ноябрь көнне Сәрдә авыл клубында "Театр яктылыкка, нурга илтә" район конкурсы кысаларында спектакль куелды. Тамашачылар игътибарына Хәбир Ибраһимның "Кызыма килер йөз кеше" комедиясе тәкъдим ителде. Рольләрне Сатыш, Бигәнәй авыл мәдәният йорты һәм Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре башкарды. Сәхнәдә гади халыкның тормышы күрсәтелде. Артистлар үз геройларының хисләрен һәм кичерешләрен җиткерә алдылар. Бу спектакльне Саба район мәдәният йорты жюри белгечләре бәяләде.
-
Әлмәт кешесе аз хезмәт хакы алуы турындагы шелтә аркасында хатынын үтергән
«Үлемгә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Татарстанда -10 градуска кадәр суытачак
Бүген Казанда һәм республика буенча бераз кар явачак, дип фаразлый синоптиклар.
-
Хезмәт ветеранын хөрмәтләделәр
Шушы көннәрдә, хәзерге “Игенче” җәмгыятендә озак еллар терлекчелек тармагында эшләгән, хезмәт ветераны Сабирҗанова Рәйхана Гази кызы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Яңа Мичәндә "Хәерле юллар, булачак Солдат!" дип исемләнгән музыкаль кичә узды
20 нче ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хәерле юллар, булачак Солдат!" дип исемләнгән музыкаль кичә оештырдылар. Яшь егет өчен армия - олы тормыш чиге, аны узып киткән егет ир-ат була. Кичәне оештыручылар һәм алып баручылар армиягә чакырылучылар адресына бик күп җылы котлау сүзләре әйттеләр һәм үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәргә чакырдылар.
-
“Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты узды
20-21 нче ноябрь “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда Казан шәһәреннән, Чувашия республикасыннан, “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары көч сынашты.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило техническое перевооружение вдольтрассовых линий электропередачи в трех регионах
АО «Транснефть – Прикамье» завершило техническое перевооружение вдольтрассовых линий (ВЛ) электропередачи 10 кВ на участках магистральных нефтепроводов Сургут – Полоцк, Пермь – Альметьевск, Альметьевск – Горький-2.
-
QR-код булмау сәбәпле Казанда 500 кешене җәмәгать транспортыннан төшереп калдырганнар
QR-кодны күрсәтүдән баш тарткан пассажир аркасында Серов урамында 1нче һәм 6нчы трамвайлар туктап калган.
-
Олы Нырты авыл җирлегендә "Мирхәйдәр Фәйзи - татар драматургы, шагыйрь, фольклорчы" дип исемләнгән фольклор дәресе үтте
21 нче ноябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь, фольклорчы Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзигә багышланган, "Мирхәйдәр Фәйзи - татар драматургы, шагыйрь, фольклорчы" дип исемләнгән фольклор дәрес үткәрделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре чарада катнашучыларны язучының кыскача биографиясе, иҗаты, классикның иң танылган әсәрләре белән таныштырдылар.
-
Ләйсән Әхмәдуллинага тавыш бирик
Тавыш бирү 25 нче ноябрь 12:00 кадәр бара.
-
Коррупция - ул заман афәте
«Коррупциягә каршы тору турында» 25.12.2008 елның 273-ФЗ номерлы Федераль законы нигезендә коррупциягә рәсми аңлатма түбәндәгечә бирелә:
-
19 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Молодежная волна» дип исемләнгән яшьләр иҗат кичәсе узды
Концерт программасында мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Акварель» халык бию коллективы һәм «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» Шәмәрдән филиалы укучылары чыгыш ясады. Концертта соло, дуэтта башкару, төрле биюләр, музыка уен коралларында уеннар тәкъдим ителде. Концертның һәр катнашучысы үз иҗатыннан шатлык бүләк итеп, тулысынча бирелеп чыгыш ясады.