Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт ветеранын хөрмәтләделәр

Шушы көннәрдә, хәзерге “Игенче” җәмгыятендә озак еллар терлекчелек тармагында эшләгән, хезмәт ветераны Сабирҗанова Рәйхана Гази кызы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

undefined

Рәйхана Гази кызы Сәрдә авылында туып үсә. 8 нче классны тәмамлаганнан соң, 1962 нче елда колхозда терлекче булып эшли башлый. 1965 нче елдан тырыш кызны савымчы итеп куялар. 34 ел артык хезмәт юлында ул үзен хезмәт сөючән, тырыш хезмәткәр итеп таныта. Күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.Кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп үстерәләр.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен, хезмәт ветераны Рәйхана Гази кызы, Татарстан премьер-министры Марат Җәббаровның Рәхмәт хатына лаек булды.

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенең җитәкчесе Алмаз Зөфәрович Зарипов юбилярга Рәхмәт хатын Һәм бүләкләр тапшырды. Хезмәт ветеранына озын гомер, балалар игелеге, озын гомер теләде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев