Миңгәргә шахмат уйнарга
Спорт яңалыклары

Миңгәргә шахмат уйнарга

Узган шимбәдә Миңгәр мәдәният йортында Мидхәт Миннәхмәтов истәлегенә багышланган интеллектуаль шахмат-шашка турниры үткәрелде.

 Бәйгедә катнашу өчен Биектау, Әтнә, Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш, Кукмара районнарыннан 63 ир-егет һәм хатын-кыз килде. Турнирны ачу тантанасында башкарма комитет аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов, “Саба-Арена” спорт мәктәбе директоры Артур Баһманов, Тимершык авыл җирлеге башлыгы  Айдар  Хаҗиев, инвалидлар оешмасы рәисе Әмин Миңнегулов катнашты. Уеннар башланганчы Мидхәт Минәхмәтов каберенә чәчәкләр куелды,  җәмәгате Шәмсүнә апага  чәчәкләр тапшырылды.

Шахмат-шашка ярышларына  ел  саен бер үк спортчылар катнашуы хас. Көрәштә генә ул, көч-куәт дигәнең тизрәк беткәнлектән, батырлар уртача 7-8 елда  алышына. Ә акыл  уены  өчен зиһен олыгайган  саен арта гына бара. Әйтик, Биектаудан Павел Ивановның  яше барса да, бирешер исәбе  юк. Ул быел да, 2019 елдагы  уңышын кабатлап, ике төр ярыш (двоеборье) нәтиҗәләре буенча 1нче урынны алды.

Шахмат уеннары барышы

“Мин хәзерге вакытта шашка буенча тренер, балалар белән шөгыльләнәм.  Сабага бик яратып барабыз. Нәтиҗәләргә килгәндә, шахматта 7 мөмкинлектән – 5,5, шашкадан – 5, барлыгы 10,5 очко җыйдым. Двоеборье  – бик отышлы вариант. Аны беренче булып  без оештырдык,  сабалар  күтәреп алды.  Авыл  кешеләре  арасында  шахмат  уйнаучылар  шашка серләрен дә   яхшы белә. Шуңа  күрә двоеборье киң таралган”, – диде  ул.

Әлеге номинациядә 3нче урынны  алган  Арча  командасы вәкиле Сөләйман Галиуллин да җавап сүзе белән чыкты.

“Ярышны оештыру бик зур хезмәт сорый. Моңа ай буе әзерләнергә кирәк. Үзем өстәл  уеннарында башлап йөргәч, шулай икәнлеген бик яхшы беләм. Шахмат – озак дәвам итә торган спорт төре. Катнашучыларны  ашатуны оештырырга да кирәк. Турнирның инициаторы  Азат Әхмәтов барысын да кайгырта,  спонсор белән уртак тел таба. Ә бүген мин  күтәренке  кәеф белән,  рәхәтләнеп  ял итеп кайтам. Ел саен очрашуларны бик кирәк саныйм”, – дип ярышта  катнашучыларга мөрәҗәгать итте  ул.

Аерым  төрләр буенча  алганда  да, күрше  район  спортчылары көчлерәк икәнлекләрен күрсәттеләр. Шахматта беренче урыннарга  каралган  медальләрне  Әтнәдән Ирек Сабиров һәм Мамадыштан Алисә Кәлимуллина алып китте. Шашкада соңгы елларда Ленар Минҗанов (Биектау) белән Ландыш Гарифуллина (Балтач) беренчелекне бирми. Ветераннар  арасында Сабадан Марат Закиров (шахмат), Азат  Әхмәтов, Фәния Шәмсетдинова, Әтнәдән Әлфия  Закирова җиңүчеләр булдылар.

Районыбыз спортчылары  арасында  урыннар  аерым  чыгарылып, подиумга  Айзат Шәрәфиев, Миләүшә Рәхимова, Нәкыйп Рәхимов, Гөлнур Закирова күтәрелде. Турнирны хөкемдарлар һәм инвентарьлар белән “Саба Арена” спорт мәктәбе тәэмин итте.

Җиңүчеләрне  тәбрикләү

 


Нет комментариев