Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Фәнил Мәүлетов автор яңалыклары

    • 27 ноябрь 2020 - 10:18
      Уңыш бәйрәме – көзге тантана
      Быел игенчеләр­нең – кырларда армый-талмый хез­мәт куючыларны хөрмәтләп үткәрелүче уңыш бәйрәме, эпидемиология вәз­гыяте бәлки яхшырыр дигән өмет белән бераз сузыл­ды, күпмедер со­ңарды да. Ахыр чиктә чараның форматы үзгәрде, әмма эштә үзләрен күрсәткәннәрнең берсе дә игътибардан читтә калмады. Мисалга, “Игенче” җәмгыятендә хезмәт алдынгыларын билгеләп үтүгә аеруча иҗади якын килделәр. Ху­җалык үз хисабына гына да 50гә якын кешегә акчалата премия бирде. Тантанада район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.
      593
      0
      0
    • 25 ноябрь 2020 - 13:30
      БЕЗГӘ – 90 ЯШЬ!
      Бүген бездә тарихи истә­лекле вакыйга – район газе­тасының “Колхоз байрагы” исеме астында беренче саны чыгуга 90 ел тулды! Нибары бер альбом бите кадәр генә була ул. Ә ни өчен “Колхоз байрагы” соң? 1930 еллар аерым хуҗалыкларны күмәкләштерү чоры. Берләштерүне 1932 елга төгәлләү бурычы куела. Әмма эш җиңел генә бармый. Утызынчы елларда советлар илендә оештырылган колхозлар таркала башлыйлар.
      264
      0
      0
    • 23 ноябрь 2020 - 10:24
      Ярыш шартлары үтәлгәч...
      19 ноябрь көнне районыбызда авыл хуҗалыгы алдынгыларын урыннарга барып хөрмәтләү чаралары үтте. Беренче тәбрикләү тантанасы җаваплылыгы чикләнгән “Лукоз” җәм­гыяте административ бинасында булды. Бирегә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасы, “Мәртен” агрофирмасы, Туктар робот фермасы алдынгылары да чакырылган иде.
      430
      0
      0
    • 22 ноябрь 2020 - 18:06
      “Туган  як”  җәмгыятендә  хезмәт  алдынгылары хөрмәтләнде
      Акчалата премияләрне район  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсенең  җитештерү-маркетинг  бүлеге  начальнигы  Раиф Харисов тапшырды.
      599
      0
      2
    • 22 ноябрь 2020 - 13:09
      “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт алдынгыларын бүләкләү
      Чаранын чираттагысы "Юлбат" предприятиесендэ булды.
      419
      0
      0
    • 21 ноябрь 2020 - 18:35
      “ПМК” җәмгыяте (Чулпыч) – беренче урында
      Чулпыч авылы янында төзелгән югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексы (“ПМК” җәмгыяте) беренче продукциясен узган  елның октябрендә  бирде.
      361
      0
      1
    • 21 ноябрь 2020 - 17:40
      «Симет» жәмгыятендә хуҗалык алдынгыларын тәбрикләү
      Коллективның эш нәтиҗәләре белән хуҗалык җитәкчесе Шамил Зәйнетдинов таныштырды
      381
      0
      0
    • 21 ноябрь 2020 - 11:26
      Артиллеристлар һәм ракетачылар очрашты
      19 ноябрьдә илебездә Артиллерия һәм ракета гаскәрләре гаскәрләре көне билгеләп үтелде.
      497
      0
      0
    • 20 ноябрь 2020 - 17:18
      “Игенче” хуҗалыгында хезмәт алдынгыларын тәбрикләү кичәсе
      Бүген “Игенче” хуҗалыгында хезмәт алдынгыларын тәбрикләү кичәсе булды
      1061
      0
      0
    • 18 ноябрь 2020 - 14:41
      Үзара салымны – яңа зиратка
      Эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә Шәмәрдәндә үзара салымга кагылышлы халык җыеннары этаплап – хезмәт коллективларында үтә. Эшче-хезмәткәрләр белән очрашулар 26 оешма-учреждениедә булачак. Дүшәмбе көнне үзара салымга карата тәкъдимнәрен “Салават күпере” балалар бакчасында эшләүчеләр белдерде.
      263
      0
      0
    • 18 ноябрь 2020 - 13:47
      Скрининг гаилә бәхетен саклый
      Күп кенә авыруларны дәвалауга караганда булдырмау җиңелрәк икәнен барыбыз да белә. Шуның өчен вакытында диспансерлаштыру, медицина күзәтүләре узу мөһим. Авырып китеп, табибкә баргач: “Моңарчы кайда йөрдең, күгәрченкәем?”– дигән сүзләрне ишетергә язмасын. Ни кызганыч, быел коронавирус зәхмәте диспансерлаштыру программасына шактый аяк чалды. Әмма балалар сәламәтлеген кайгырту теләсә нинди эпидемия шартларында да алгы планда кала. Хәзерге медицина сабый дөньяга килгәнче үк яралгыдагы тайпылышларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
      137
      0
      0
    • 15 ноябрь 2020 - 09:19
      Аварияләрдә үлүчеләр турында юл буена куелган кабер ташлары сөйли
      Бүген  "Юл-транспорт фаҗигаларендә һәлак булучыларны искә алу көне" билгеләп үтелә.
      505
      0
      0
    • 13 ноябрь 2020 - 08:56
      РАЙОН РЕЗИДЕНТЛАР КӨТӘ
      “Резиденция” сүзен барыгызның да ишеткәне бардыр. Синонимы, ягъни аңа аваздаш сүз “торак яки җитештерү мәйданы” була инде.
      219
      0
      0
    • 13 ноябрь 2020 - 08:00
      “Игенче” быел да беренче
      Өченчекөн районда техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын тагылма агрегатларны ремонтлауга әзерләү барышын тикшерү буенча комиссия эшләде. Аңа Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек начальнигы урынбасары Илнар Габбасов җитәкчелек итте. Комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кышка әзерлеген 70 баллы система буенча бәяләде. Әлеге традицион конкурста “Игенче” җәмгыятенең беренче урынга чыгуын шулай буласы алдан көтелгән нәтиҗә дип бәяләргә кирәк.
      263
      0
      0
    • 10 ноябрь 2020 - 11:07
      Бүген район башлыгы Рәис Миңннеханов Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
      Үз вазифасын иң яхшы башкаручылар бәйрәм көнне бүләкләргә дә ия булды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Марат Гаязов һәм участок вәкаләтлесе, полиция капитаны Илнар Нигъмәтҗанов Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә, полиция подполковнигы Фәрит Гатауллин, полиция майорлары Айнур Гафиятуллин, Алина Романова, Айнур Шәрәфиев, полиция капитаны Фәнил Хәбибуллин, полиция старшинасы Алмаз Мулләхмәтов – II дәрәҗә, полициянең өлкән сержанты Илназ Моталлапов III дәрәҗә “За отличие в службе” медале белән бүләкләнделәр.
      634
      0
      1
    Реклама