Ел саен Өлкәннәр көне алдыннан Сабада “Автобабай” бәйгесе уздыру – матур традиция. Әлеге чарага старт бирелгәненә инде 13 ел узган.
Ашыкканнар бераз ялгышты
Ул вакытта районның беренче “Автобабае” булып 104нче һөнәри-техник училищеда директор булып эшләгән җитәкче-ветеран Хәлил Абдуллин танылган иде. Аңа видеорегистратор бирелде. Быелгы бәйгедә исә яшьләре 60тан узган 9 “Автобабай” катнашты. Байтагы гомер буе машина йөрткән кешеләр. Әмма тәҗрибәләре зур булуга карамастан, кагыйдәләр үзгәрә, күп кенә яңалыклар кертелә.
“Автобабай-2026” булырга теләүчеләрдән башта аграр көллиятнең информатика кабинетында теория буенча имтихан алдылар. Компьютер артында юл хәрәкәте кагыйдәләренең 20 соравына дөрес җавап бирергә кирәк иде. Җиңелрәк билетлар туры килсә, күп уйланып тормыйсың. Беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сорауларның дөрес вариантын билгеләү исә кыенрак. Тормышта беркемгә дә андый хәлдә калырга туры килмәсен. Шулай да белемнең артыгы юк. Гомумән, быел кайберәүләр өчен теория катырак “чикләвек” булып чыкты.
“Сорауны ахырына кадәр укымыйсыз да, хата җибәрәсез. Вакыт бара дип ашыгырга ярамый. Шуның аркасында права алырга имтихан биргәндә дә сынуны уза алмаучылар бар”,– дип искәртте ГАИның район бүлекчәсе инспекторы Илнур Насыйбуллин.
Икенче этап яңартылган, территориясе тагын да киңәйтелгән автодромында булды. Автомобильне фигуралы йөртүне конкурсантлар нигездә штрафларсыз үттеләр. Машинаны параллель гаражга керткәндә генә берничә катнашучының баллары киметелде. Ике этапның нәтиҗәләрен берләштергәннән соң беренче урын Сабадан Габиб Котдусовка бирелде.
Мәктәптә укучыларны күп еллар “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләсеңме?” конкурсына әзерләгән укытучы үткән бәйгеләрдә дә призерлар исемлегеннән төшмәде, быел исә беренче баскычка күтәрелде. Өтернәстән щферлар гаиләсеннән Рамил Мусин –2нче, Сабадан инвалидлар оешмасы рәисе Әмин Миңнегулов 3нче нәтиҗә күрсәттеләр.
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы әзерләгән саллы бүләкләр тантаналы шартларда призерлар кулына күчте. Катнашучыларның берсе дә буш кул белән китмәде. Илнур Насыйбуллин аларга автомобиль багажнигы органайзеры тапшырды һәм барысына да имин юллар теләде.
Нет комментариев