Лесхоз интернат-йорты директоры Равилин Рөстәм Равил улы Беларусьта узган «Без – актив озын гомер өчен» слетында катнашты.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Равилин Рөстәм Равил улы 21 сентябрьдан 26 сентябрьга кадәр Татарстан Республикасы делегациясе составында Беларусь Республикасында, Витебск шәһәрендә узган «Без – Актив озын гомер өчен» өлкән буын гражданнарының Союз слетында катнашты.
Күргәзмәдә интернат-йортта эшләнгән, татар орнаменты чигелгән пихта мендәрләре күрсәтелде. Бу милли бизәкле эшләнмәләр Татарстан традицияләренең байлыгын һәм интернат-йорт белгечләренең югары осталыгын чагылдырдылар. Мондый халыкара чараларда катнашу учреждение эшчәнлегенең сыйфатын күрсәтә, тәҗрибә уртаклашу өчен яңа мөмкинлекләр ача һәм чит ил коллегалары белән дустанә элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.
Нет комментариев