«Сез — безнең горурлык һәм алтын фондыбыз»: Саба гимназиясе ветеран укытучыларны зурлады
Көн темасы

«Сез — безнең горурлык һәм алтын фондыбыз»: Саба гимназиясе ветеран укытучыларны зурлады

Өлкәннәр көне алдыннан Саба гимназиясе ишекләре иң хөрмәтле, зирәк һәм кадерле кунакларыбыз — ветеран укытучылар өчен янә ачылды.

Бу көн гимназиянең киләчәк буынны тәрбияләүгә гомерләрен багышлаган, һәр укучысына җан җылысын салган һәм мәктәпнең ныклы традицияләрен булдырган затларга «рәхмәт» әйтергә менә дигән сәбәп булды. Очрашу гаять дулкынландыргыч булды: елмаюлар, ихлас кочаклашулар, мәктәп тормышы турындагы хатирәләр һәм, әлбәттә, җиңелчә сагыну хисләре. Кадерле ветеран укытучылары өчен гимназия укучылары зур бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Актлар залы җылылык һәм рәхмәт хисләре белән тулды. 

 


Нет комментариев