Яңалыклар

Дипломатиядән инвестициягә кадәр: Миңнехановның халыкара элемтәләре Россиягә нәрсә бирә

Быел «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменә егерме ел тулды. Шушы вакыт эчендә Татарстан Россиянең мөселман илләре белән аралашуында даими мәйданчыкларның берсенә әверелде.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен Россия Хөкүмәтенең элеккеге Рәисе, дипломат, көнчыгышны өйрәнүче Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев оештырды. 2014 елдан башлап аны Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

«Үзара хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ачыла. Уртак көчләр белән хезмәттәшлекне үстерүнең югары темпларын киләчәктә дә саклап кала алырбыз дип ышанам», – диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, «КазанФорум»ның оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин.

Бу еллар эчендә дәүләт һәм Хөкүмәт җитәкчеләре, халыкара оешмалар, эшлекле һәм дини берләшмәләр вәкилләре белән киң элемтәләр даирәсе булдырылды. Татарстан өчен бу – чит ил партнерларына үз предприятиеләрен һәм проектларын турыдан-туры тәкъдим итү, инвестицияләр җәлеп итү, фәнни һәм мәдәни бәйләнешләрне үстерү мөмкинлеге. Ә Россия өчен – мөселман илләре белән диалогның өстәмә каналы.

Бу эштә республика мәнфәгатьләре гомумроссия мәнфәгатьләре белән тыгыз бәйләнгән. Чит илләрдә узган очрашуларда Миңнеханов Татарстан компанияләренең бурычлары хакында да, Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында да фикер алыша. Ә Казан Россиянең төрле төбәкләре белән эшләүгә карата кызыксыну белдергән партнерларны кабул итә.

Очрашулар географиясе хезмәттәшлек юнәлешләренең бик тә төрле булуын күрсәтә. Төркия, Малайзия, Үзәк Азия һәм Фарсы култыгы дәүләтләре икътисади төзелеш, сәяси кызыксынулары һәм эшлекле традицияләре буенча аерылып тора. Һәр ил белән аерым мөнәсәбәтләр булдырырга туры килә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/diplomatiyadan-investiciga-kadar-minnexanovnyn-xalykara-elemtalare-rossiyaga-narsa-bira-5930032

 


Нет комментариев