“Курсабаш”та барысы 11670 тонна  кукуруз  силосы  салынган
Авыл хуҗалыгы яңалыклары

“Курсабаш”та барысы 11670 тонна кукуруз силосы салынган

Район хуҗалыкларында соңгы азык культурасы – кукурузны силоска уру һәм бөртеккә сугу бара. Терлекләргә кышлык запас кукуруз силосы хисабына тулылана. Хәзерге көндә районда бер баш шартлы терлеккә уртача 21әр центнер азык берәмлеге туры килә.

“Курсабаш”та  кукурузлар өч метрга җиткән 

  Югары энергияле кукурузны “Курсабаш” җәмгыятендә  400 гектарда  үстерделәр.

"Моның  өчен эшне көздән җир  әзерләүдән  башладык.  БДТ, дискаторлар  белән генә  булмый. Кукурузга туфракның тирәнлеге  мөһим. Шуңа   күрә кукурузга дигән мәйданнары сукаладык яки тирәнәйткеч  керттек. Дискатор белән эшкәртелгән басуга андый  культураны  чәчмәдек.  Язга  чыккач, эш дым каплатудан башлана. Быел җирләрне  ике тапкыр тырмаларга туры  килде. Аннары  тәэсир итүче  матдәләрдә берәр центнер исәбеннән аммиак  суы  керттек. Чәчкәндә  шулай  ук гектарына  1 центнердан азофоска белән тукландырдык”, – диде хуҗалыкның  баш агрономы  Фәрит Фәсхиев.

Хуҗалыкта маллар  саны  арта бара.  Шуңа   күрә кышлыкка азыкны, аларын да исәпкә алып, бер баш шартлы терлеккә кимендә 35 центнер әзерләү максат итеп куелган. Былтыргыдан  калган запас белән  моңа ирешеләчәк.  “Курсабаш”  җәмгыятенең кукуруз кырларында узган  атна ахырында булдык. Фәнил Рәхимуллин  “Ягуар”  ургычында 120 гектарлы басуда эшли иде. 

Курсабаш басуында кукурузны силоска уру һәм бөртеккә сугу бара
Курсабаш басуында кукурузны силоска уру һәм бөртеккә сугу бара

«Курсабаш»та 11670 тонна кукуруз силосы салу һәм сыйфат өчен көрәш

«Дарина”  сорты аеруча зур  үскән, биеклеге 3 метрга  кадәр җиткән. Яшел  массаны терлекчелек комплексы  янына “КамАЗ”ларда Рөстәм Газизуллин, тракторларда Илдар Мөбарәкшин, Фаил Закиров,  Фәтхелислам Хәйруллин,  Инсаф Рәхимуллин, Рузил Әхмәтҗанов, Илнар Хәбибуллин ташып тора. “Техника  күп икән. Берсенең  арбасы тулганчы, икенчеләре басуда  көтеп тормыймы  соң?” –дим.

“Киресенчә, мин  аларны  көткән вакыт булгалый.  Масса  мул  чыга,  трактор арбалары  хәзер тула. Фермага  кадәр  кайтып бушатып  килергә  дә кирәк бит. Тонна артыннан  кумыйм.  Аскы өлешен  ярты  метр  чамасы  калдырам,  аны  мал  ашамый,  сыйфатны гына боза.”, – ди уңган  механизатор.

    Кукурузны курган итеп  салалар. Кайткан  яшел массаны  Радик  Рәхимуллин “Ломкинг” үзтөягечендә эттереп, Илнар Шәйнуров –“К-700”, Зөлфәт Зыятдинов “Т-150” тракторларында таптап тора. Сыйфат нигездә аларның   хезмәткә карашыннан тора.

“Силоска дигәндә кукурузның дымлылыгы 65 процент булса, җитә, шул күрсәткечкә нигездә туры килә. Кислород керүне туктату өчен, тыгызлаганнан   соң курганның тулган өлешен мөмкин кадәр тизрәк капларга тырышабыз. Ике  кат пленка  кулланабыз. Яшел  масса 40 көн эчендә силослана. Әмма безнең әле  азык запасы   күп.  Быел әзерләнгәнен терлекләргә  соңрак  ашата башлаячакбыз”, – ди хуҗалык җитәкчесе  Ирек  Җиһаншин.  

  Хәзерге  вакытка “Курсабаш”та барысы 11670 тонна  кукуруз  силосы  салынган.  Барысы  2054 баш мөгезле эре терлек  асрала. Савым  сыерларның продуктлылыгы  уртача  25  килограмм тәшкил итә.

Курсабашта кукурузны силоска салу күренеше
Курсабашта кукурузны силоска салу күренеше

 


Нет комментариев