Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

19 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Молодежная волна» дип исемләнгән яшьләр иҗат кичәсе узды

Концерт программасында мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Акварель» халык бию коллективы һәм «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» Шәмәрдән филиалы укучылары чыгыш ясады. Концертта соло, дуэтта башкару, төрле биюләр, музыка уен коралларында уеннар тәкъдим ителде. Концертның һәр катнашучысы үз иҗатыннан шатлык бүләк итеп, тулысынча бирелеп чыгыш ясады.

Барлык катнашучыларның чыгышлары кызыклы программага әверелде. Концерт бик бай булып, бер сулышта үтеп китте. Тамашачылар барлык катнашучылар һәм концертны оештыручылар адресына рәхмәт сүзләре белән таралыштылар.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X