Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты авыл җирлегендә "Мирхәйдәр Фәйзи - татар драматургы, шагыйрь, фольклорчы" дип исемләнгән фольклор дәресе үтте

21 нче ноябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь, фольклорчы Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзигә багышланган, "Мирхәйдәр Фәйзи - татар драматургы, шагыйрь, фольклорчы" дип исемләнгән фольклор дәрес үткәрделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре чарада катнашучыларны язучының кыскача биографиясе, иҗаты, классикның иң танылган әсәрләре белән таныштырдылар.

Ул үз тормышын һәм иҗатын ике тугандаш халыкны агарту һәм рухи баетуга багышлаган, милли драматургиягә нигез салучыларның берсе. Мирхәйдәр Фәйзи татар милли музыкаль драма жанрына нигез салучы да булып санала. Фәйзинең иң танылган «Галиябану» пьесасы бүгенге көндә дә халык яратып карый торган спектакльләрдән санала.Мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән берлектә “Галиябану” драмасыннан өзекләрне сәхнәләштерделәр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев