Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әлмәт кешесе аз хезмәт хакы алуы турындагы шелтә аркасында хатынын үтергән

«Үлемгә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшеренүчеләр мәгълүматына караганда, бу хәл 23 октябрьдә Әлмәттә булган. 46 яшьлек ир-ат өендә эчкән булган һәм хатыны аны аз акча эшләвендә шелтәли башлаган.

Низаг вакытында ир-ат хатынының күкрәгенә һәм корсагына берничә тапкыр суккан. Хатыны икенче көнне вафат булган. Экспертиза нәтиҗәсендә, хатынының үлем сәбәбе – эчке органнарының җәрәхәтләнүе.

«Үлемгә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ир-ат үзенең җинаятькә катнашы булуын таныды, тиздән аңа чик кую чарасын билгеләячәкләр. Эшне тикшерү дәвам итә», — диде Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев