Шәмәрдән лицее укучылары иҗаты
Тылсымлы китап турында әкият. Гайнуллин Әмир Русланович, 2 нче сыйныф.
Борын-борын заманда яшәгән ди бер әби белән бабай. Аларның булган ди Муса исемле бер уллары. Ул бик тырыш булган. Әти-әнисенә гел булышкан. Егетнең бер зууур хыялы бар икән. Әле кечкенә вакытта ук, Муса бер китап турында ишеткән булган. Аны борынгы әби-бабалары тылсымлы китап дип сөйли торган булганнар. Ләкин аны теләсә кем таба алмый, ә бик яхшы күңелле, белемгә омтылучан һәм акыллы кешеләр генә укып чыгу бәхетенә ирешә ала икән. Әгәр әлеге китапны укысаң, барлык сорауларыңа җавап табасың, имеш. Егетнең аны бик тә табасы килгән. Ә гади китапларны инде Муса биииик күп укыган икән. Дуслары урамда уйнап һәм көлеп йөргәндә, ул гел белемен арттыру өстендә эшләгән.
Бервакыт егетнең яшьтәшләре ерак җирләрдә җир астыннан алтын эзләү эшләренә алынып, байлык артыннан китәргә җыенганнар. Мусаны да үзләре белән чакырганнар. Тик егет өчен байлык- алтын-көмеш түгел, ә белем һәм әлеге тылсымлы китап булган.
Шулай бер көнне бакчасында нидер эшләп ятканда аның янына күрше әбисе керә. Ул Мусадан үзенә баз казып бирүен үтенә. Әбинең иске базы ишелеп яраксызга әйләнгән икән. Тырыш һәм шәфкатьле егет әбигә булышырга шатланып риза булган.
Муса икенче көнне кояш белән бергә торып, күршесенә керә. Әби күрсәткән урында баз казырга керешә. Кичкә, инде эшне бетердем дигәндә, ниндидер кечкенә генә бер сандыкка тап була. Ул аны алып, балчыктан чистартып, әбигә күрсәтә. Сандыкны ачып карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр, анда Муса инде күптән эзләгән тылсымлы китап ята икән. Китапта табышмаклар, әйтемнәр, халык әкиятләре, сынамышлар, санамышлар , бишек җырлары, такмаклар язылган ди. Егет өчен бу чын мәгънәсендә зур хәзинә, зур байлык була. Ул, үтенеп, әбидән китапны укырга дип сорап тора. Әби аңа:
- Улым, бу китап-үз тырышлыгың, шәфкатьле булуың аркасында табылган байлыгың. Укы, белем ал, башкаларны да өйрәт,- ди.
Муса әбинең базын бик пөхтәләп ясап бетереп, әбигә рәхмәт әйтеп, чыгып китә. Шушы көннән алып егет теләге булганнарга белем алырга ярдәм итә икән. Әлеге китап, чыннан да, тылсымлы була. Бу китапны укыган һәр кеше үз туган теленең, халкының, гореф-гадәтләренең кыйммәтен аңлый, хөрмәт итә һәм саклый икән.
Кеше үз бәхетен үзе булдыра. Закирова Адилә, 8Г сыйныфы укучысы
(Волейбол буенча яшүсмерләр арасында республика чемпионы, бик күп тапкыр призер булган сыйныфташым Әгъләмҗанова Камилә Алмаз кызы белән интервью)
Мине кечкенәдән әнием музыка мәктәбенә биргән. Беренче сыйныфтан бирле, бик теләп, “Тамчы” ансамблендә шөгыльләнәм. Уңышларыбыз да байтак. Шулай да кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән кызларга, малайларга сокланып карыйм.Сыйныфыбызда да гер спорты, волейбол, стендка ату белән ныклап шөгыльләнүче дусларым бар. Менә бүген мин волейболчы кызыбыз Әгъләмҗанова Камилә белән аралашып алырга булдым. Камилә – тормышны яратучы, шат күңелле, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы кыз. Минем сорауларыма да бик теләп җавап бирде ул.
- Камилә, волейбол түгәрәгенә кайчан йөри башладың?
-Түгәрәккә йөри башлавымның тарихы да бик кызыклы. 4 нче сыйныфта укыганда дустым Шәйхетдинова Алинә мине “Яшьлек” спорт комплексында оештырылган волейбол түгәрәгенә алып килде. Башта барасым килмәгән иде. Тренерыбыз Илназ Хәнифович аңа: “Түгәрәккә кызлар алып килсәң, шоколад бирәм”, - дигән булган. Ә Алинә мине дә сыйлыйм диде. Шул көннән мин бер көн дә калмый йөри башладым.Тренерыбыз- үз эшенең остасы. Ул бездә шушы спорт төренә мәхәббәт тәрбияләде.
- Камилә, син спорт белән укуны ничек бергә алып барасың?Күп ярышларда катнашып, дәресләр калдырсаң да, гел яхшы билгеләргә генә укыйсың.
- Минем өчен беренче урында барыбер уку. Ярышларда булсам да, мин һәрвакыт дәресләремне әзерлим, өстәмә укыйм. Хәзер бит өстәмә укырга мөмкинлекләр бар.
- Шундый сорау бирим әле. Яшьтәшләрем арасында тәмәке тартучы кыз- егетләрне еш күрергә туры килә. Синең андыйларга карашың нинди?
- Начар гадәтләрне булдыру, минемчә, бик җайлы, ә аларга каршы көрәшү авыр дип саныйм мин. Кешедә ихтыяр көче булырга тиеш. Спорт нәкъ шушы сыйфатны тәрбияли дә инде ул. Тәмәке тартучы яшьтәшләремә шуны әйтәсем килә: үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз! Кызлар бит булачак әниләр дә бит. Ничек инде тәмәке тартырга мөмкин?! Кеше үз-үзенә бәхетне үзе булдыра, яңгырдан соң салават күпере балкыган кебек, уңышсызлыклар артында да матур тормыш, матур киләчәк ята. Беркайчан да төшенкелеккә бирелеп, начар гадәтләргә ияләнергә ярамый.Кешегә гомер бер генә бирелә, шул бер гомерне матур итеп яшәп, үзеңнән соң матур киләчәк калдыру-шул бәхет түгелмени инде ул!
- Матур фикерләрең өчен рәхмәт, Камилә! Быелгы уку елында сез бик күп ярышларда катнаштыгыз. Беләм: һәр ярыштан җиңү белән кайттыгыз. Кайсы ярышлар күңелеңдә уелып калды?
- Әйе, чыннан да, ярышлар бик күп булды. Быел без Буа, Аксубай, Теләче, Әтнә, Балтач районнарында 8 призлы урын алдык. Югары мәктәп лигасының зона, муниципаль этапларында 1 нче урынннарга лаек булдык. Иң истә калган ярышым - Аксубай шәһәрендә узган ярыш. Анда 2 нче урын алдык һәм мин “ Иң яхшы уенчы” дигән исем алдым.
- Камилә, син инде быелдан зурлар өчен волейбол командасы составында да чыгыш ясый башладың? Сиңа авыр түгелме?
- Минем мөмкинлекләремне күреп, тренерыбыз зурлар командасында чыгыш ясарга тәкъдим итте. Башта куркып калган идем, ләкин тәҗрибәле уенчылар белән чыгыш ясау миңа ошый. Алардан күп нәрсәләр өйрәнәм.
- Камилә, волейбол белән шөгыльләнү сиңа нинди мөмкинлекләр бирә?
- Волейбол уены ул бер генә кешенең уңышы түгел. Анда бердәмлек кирәк. Бу уенда бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнәсең. Мин булачак һөнәремне дә спорт белән бәйле итеп күз алдына китерәм. Бәлки, тренер да булырмын. 11 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Спорт академиясенә укырга керергә хыялланам. Сигезенче сыйныфта гына укысам да, хыялымны тормышка ашыру өчен, бик тырышып укыйм.
- Камилә! Синең белән аралашу бик рәхәт булды. Киләчәктә хыялларың тормышка ашсын! Уңышлар сиңа!
Туган телең белән горурлан! Камалеева Камилә, 7Б сыйныфы укучысы
Мин һәрвакыт үземнең туган телем, милләтем белән горурланам. Рәхәтләнеп татар телендә сөйләшәм, аралашам. Горурланырлык шәхесләре дә бар аның. Кайвакыт туган телемне Тукай теле, Такташ теле, Туфан теле дип тә атыйлар. Минемчә, бу сүзләрдә хаклык бар. Ләкин бөтен татар халкы да минем белән килешми икән.
Беркөнне телевизордан “Татарстан хәбәрләре” тапшыруын карагач, үземнең милләтем өчен оят булып китте. Казанда бер төркем әти-әниләр, алар арасында, беренче чиратта, татар милләтеннән булганнар, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметүне таләп итеп, Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгына хат юллаган. Хат авторлары белем йортларында татар телен өйрәнү урыс телен укытуга комачаулый дип ачына, татар телен өйрәнү бик кыен, гомумән, балаларның киләчәге өчен файдасыз, дип белдерә.
Шушы тапшырудан соң без гаиләбез белән бик озак шушы темага фикер алыштык, бәхәсләштек. Минем белән әнием дә бу ата-аналарның үз телләренә булган мөнәсәбәтеннән гаҗәпләнде.
Бәлки, татар мәктәпләрендә укучыларда бу сүзләр аның кадәр яңгыраш алмаган булыр иде. Ә минем төрле милләт вәкилләре укыган үзебезнең лицей укучыларының фикерен ишетәсем килде. Икенче көнне үк мин сыйныфташларыма, яшьтәшләремә менә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сезнеңчә, мәктәптә татар теле дәресләрен укыту кирәк микән? Ни өчен?”
Сыйныфташым Нәргизә болай дип җавап бирде: “ Кирәк, нишләп кирәк булмасын. Әле туган телеңне белү, сөйләшү телне белеп бетерү дигән сүз түгел, дәресләрдә аның бөтен нечкәлекләрен тоясың. Мин үземнең телем, милләтем белән горурланам.” Аның сүзләре белән бөтен сыйныфташларым килеште.
Ярар, татар милләтеннән булганнар шулай ди, ә лицеебызда укучы башка милләт вәкилләре ничек уйлый икән?
8 нче сыйныфта укучы Маркелова Татьяна милләте буенча рус . Шулай булса да, татарча иркен аралаша.Ул бик теләп җавап бирде. “ Мин 5 нче сыйныфтан бирле татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашам. Район буенча даими призлы урыннар алам, республика ярышларында да катнашам. Татар телендә сөйләшә алуым белән горурланам. Мәктәпләрдә татар телен укытуга мин каршы түгел. Ничек инде, Татарстанда яшәп, татар телен белмисең?!”- дип гаҗәпләнде Татьяна.
Шушы ук сорауны милләте мари булган Дарья Куклинага бирдем. Дарья 7 нче сыйныфта укый. Ул да инде берничә ел татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнаша.Быел үткәрелгән республика олимпиадасында Даша призлы урынга лаек булды. “ Дусларым белән татарча арлашам. Татар телен беләм икән, үзбәк, башкорт, казах телләрен дә аңлыйм, шул телләрдә сөйләшәм дигән сүз. Телләр белү беркайчан да комачауламый ул. Татар теле дәресләре , әлбәттә, кирәк. Өйрәнү кыен булса да, кызыклы.”
Мин, яшьтәшләремнең шушы җавапларын ишеткәч, горурланып куйдым. Кемдер, бәлки, аларның сүзләренә ышанмас. Андыйларга тәнәфесләрдә лицеебызның кордорларыннан узуларын сорар идем. Укучыларның рәхәтләнеп татарча сөйләшүе, аралашуы моңа бер мисал. Шулай булгач, минем туган телем бетмәс, үсәр. Ә теге әти-әниләргә җавабым шул: “ Үз телен халык үзе генә яклый, саклый ала. Туган телегез белән горурланыгыз! Башка милләтләр алдында оят булмасын!”
Туган телем
Тибрәлә ул күңелемдә,
Уйларымны һәрчак барлый.
Гөлләр кебек назлы да ул,
Авыр чакта мине аңлый.
Нәни чактан һәрчак истә
Туган телем, газиз телем.
Еллар үтә, үзгәрәбез,
Ләкин истә туган телем!
Дару урынына – таяклар. Минһаҗева Сөмбел Рөстәм кызы, 9 сыйныф укучысы.
Яз уртасы. Кояш көннән көн ягымлырак карый, җылы нурлары шаярып күзләрне иркәли. Йомшак җил чәчләрне тузгытып уйный.
Шулай яз белән шаярып уйнап кайтып киләм мәктәптән. Күңелдә ниндидер аңлатып булмаслык сөенечле рәхәт хис. Туктале, көн саен шушы кибет турысында ике әби очрый иде, бүген нигә күренмиләр. Яңгырлы көндә дә таякларын шак-шок китереп узып китәләр иде, мондый матур көндә нишләп чыкмадылар икән. Әллә берәрсе авырып киткән инде. Юк икән, әнә бит йорт арасыннан чыгып киләләр. Таяклары да үзләре белән. И кызык та тоелган иде шушы ике әби миңа беренче күргәндә. Чаңгысыз гына чаңгы таяклары тотып язгы суга шап-шоп басып йөрүче әбиләрне күрсәгез сез дә аптырар идегез. Бер көн күрдем мин боларның чаңгы таяклары өстерәп йөргәннәрен, икенче, өченче көнне дә очрадылар болар миңа. Соңыннан гына белдем, буыннар сызлаганда, арка, аяклар авыртканда ярдәм итә икән шулай йөрү. Таяк күтәреп йөргәнче, атлап кына йөрсәләр ни була инде, дип уйлап карап озаттым әбиләрне.
Шулай яз белән гозурланып бара торгач, өйгә кайтып җиткәнне дә сизми калганмын. Ишек төбендә үк әни каршы алды.
- Әбиеңә помидор кәлшәләре алып барырсың әле, кызым,- ди. Миңа шул гына кирәк инде. Тиз генә чәй эчтем дә, сөенә-сөенә әбиләргә чаптым. Әбине капка төпләрендә үк очраттым. Ни күзем белән күрим, ике чаңгы таягы күтәреп чыгып бара.
- Әби син дә җенләндеңме әллә бу таяклар белән,- дидем, исем китеп.
- Скандинавиячә йөреп кайтыйк әле, кызым,- ди әби. Киттем аңа ияреп. Үзе бара, үзе сөйли.
- Кеше әйткәч ышанмаган идем, кызым, бик шәп әйбер булып чыкты бит бу. Файдасы тия бит, ничек ышанмыйсың. Ике атна инде Сәвия апаң белән шулай йөрибез. Аркам сызлавы да басылды, тез башларым ычкынып-ычкынып китә иде. Аллага шөкер, рәтләнде.
Менә сиңа кирәк булса дим, үз-үземә. Бер утыргач, торып та китә алмый торган әбием кызлар кебек җилдерә. Теге әбиләрдән юкка гына көлгәнмен икән мин.
Өйгә кайтуга кызыксынып интернетта актарынырга тотындым.
Скандинавиячә йөреш чыннан да, соңгы елларда терәк-хәрәкәт аппаратын дәвалауның иң нәтиҗәле ысулы булып санала икән, ләбаса. Скандинавиячә йөреш дип аталса да, әлеге актив спорт төре безгә карлы Финляндиядән килеп керә. Бу уникаль спорт төре бик күп илләрдә танылу алган. Чөнки аның белән елның теләсә кайсы вакытында шөгыльләнеп була. Ә әлеге техниканың файдасы организм, бигрәк тә олы яшьтәге организм өчен әйтеп бетергесез зур икән. Карап торышка гап-гади йөреш кенә кебек, ә шулай да файдасы тисен өчен билгеле бер кагыйдәләрне үтәү зарур. Таяклар да махсус шушы спорт төре өчен эшләнә икән. Скандинавия йөреше өчен хәтта махсус перчатка да бар.
Скандинавия йөреше йөрәк- кан тамырлары системасына, сулыш органнарына уңай йогынты ясый, баш миенең кан әйләнешен яхшырта, мускулларны ныгыта. Гәүдәң төз була, терәк- хәрәкәт аппараты авыруларын җиңәргә булыша. Тагын шуны белдем: җәяү йөргәндә, кеше организмындагы мускулларның 40, ә скандинавия йөреше вакытында 90 проценты хәрәкәт итә икән. Бездә күбрәк әбиләр арасында киң таралса да, Европада ул яшьләр арасында популяр спорт төре. Финляндиядә ул хәтта мәктәп программасына да кертелгән. Менә кызык. Безгә дә керсә, шәп булыр иде. Иптәшләрем арасында бөкерәеп йөрүчеләр аз түгел. Ә Скандинавия йөреше координацияне яхшырта, остеопорозны булдырмый калырга ярдәм итә бит.
Менә сиңа әбиләр... Алар да заманнан артта калмый. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару модада бит хәзер. Гомере буе аяк өстендә басып эшләгән әбиемнең лаеклы ялда үз сәламәтлеген кайгыртып яшәве үрнәк безнең өчен. Хәрәкәт активлыгы – сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе. Шуңа күрә спорт белән дус һәм сәламәт булыйк!
Куркыныч төш. Мостафин Зөлфәт Марат улы, 5А сыйныфы укучысы
Иртән торып бер көнне,
Тәрәзәгә күз аттым.
Анда тамашаны күреп,
Шаккаттым, тел шартлаттым.
Ике песи бер зур этне,
Бар көченә куалар.
Куып җитеп, сикереп менеп,
Сыртына утыралар.
Ул да булмый, куркак куян
Җигеп арбага бүре
Көлә-көлә чыбыркылый,
Йөгертә ары-бире.
Шул арада, чү, ни күрим,
Тәрәзнең тыш ягында
Үрмәкүч-кеше карап тора
Пәрәвезе кулында.
Берзаманны барысы да,
Күреп алдылар мине.
Ишекне ачмый да кереп,
Тотып алдылар мине.
Менә шулай җибәрмичә,
Мәҗбүриләп торалар.
Мультфильмнар иленә,
Алып китмәк булалар.
Ярый әле исемә килеп,
Качтым болар кулыннан.
Каты чабып бара торгач....
Егылып төштем урыннан.
Аңыштым мин, бу күргәннәр
Булган икән төш кенә.
Курыктым шул, курыкмыйча,
Мин бит әле кечкенә.
Инде хәзер мультфильмнар,
Ярамас күп карарга.
Буш вакытта уйлап торам,
Укырга һәм язарга.
Кадерле бүләк. Маркелова Риана, 6 “А”сыйныфы укучысы
Биш яшем тулган көнемә
Әбием китап бирде
“Без укып үскән китап бу,
Укырсын, кызым,”- диде.
Инде миңа 12 тулды,
Күп китаплар укыдым.
Төрле – төрле китап белән
Шкафымны тутырдым.
Ә әби биргән китапны
Куеп тормыйм шкафка.
Үземнән калдырмыйм аны
Барганда да мәктәпкә.
Укыйм аны дусларыма,
Укыйм әби – бабайга.
Укыйм аны күршедәге
Нәни кыз һәм малайга.
Рәсемнәре, әйтерсең лә,
Синең белән сөйләшә.
Һәммә танышлар, дуслар
Саф татарча эндәшә.
Әһә, сез дә белдегезме,
Кем китабы икәнен?
Төшендегезме, ни өчен
Мәктәпкә дә йөрткәнем.
Аерылу мөмкин түгел
Тукай китапларыннан.
Кәҗә, сарык һәм бүреләр
Яккан учакларыннан.
Шүрәленең бармагын да
Килә ычкындырасы.
Тарак урлаган малайның
Колакларын борасы.
Тәрәзәдән ай караса,
Су анасы килер күк.
Минем җитешмәгән якны
Сөйләп,әйтеп бирер күк.
Нәни Акбайны өйрәтәм,
Басарга арт тәпигә.
“Бишек җыры”н көйләп җырлыйм
Бишектәге бәбигә.
Алмагач та, сандугач та,
Уйнарга дип чакыра.
“Эш беткәч кенә уйныйм,”- дип
Җавап бирәм барысына.
Хәйләкәр дә соң әбием,
Сайлаган нинди бүләк!
Габдулла Тукай язганны
Яттан белергә кирәк!
Өйрәтә ул яхшылыкка,
Матурлыкны күрергә.
Ярдәмчел, гадел булырга,
Туган телне белергә.
Рәхмәт, әби, китабыңа
Кадерләп саклыйм аны.
Китабымның һәр юлында
Яши Тукайның җаны!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев