23 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Көрәш буенча 2021 елгы Татарстан чемпионнары билгеле - исемлек
Командалар арасында икенче ел рәттән Чаллы шәһәре командасы чемпион калды.
-
24 ноябрьгә һава торышы
24 ноябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы саклана. Урыны белән бераз кар явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә -11..-16˚, көндез -6..-11˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Бездә бердәмлек!" дигән уен-викторина узды
22 нче ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлегендә укучылар өчен фортепиано укытучысы Зәйнетдинова Зилә "Бездә бердәмлек!" дигән викторина уздырды. Чара барышында укучылар татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында күп мәгълүмат алдылар, кроссвордлар чиштеләр.
-
Нәрсә ул туфрак талчыгуы һәм дача кишәрлегендә туфракның көчсезләнүен ничек булдырмый калырга?
Билгеле булганча, туфрак - тере организм. Әгәр туфрактан өзлексез файдаланып, аның үзенә берни дә бирмәсәң, ул тиз көчен югалта һәм үсемлекләрне тукландырудан туктый. Җир талчыга. Аны ничек булдырмый калырга? Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.
-
175 гимназиядә атыш турында җинаять эшен тикшерүчеләргә һөҗүм әзерләүчене тотканнар
20 яшьлек егет Татарстан башкаласына Якутиядән килгән һәм фаҗига булган мәктәп янында фатир арендалап яшәгән.
-
Казанда мәктәптә атыш әзерләүдә шикләнелүче яшүсмерне тоткарлаганнар
14 яшьлек үсмер Дәрвишләр бистәсендәге бер мәктәптә ату планлаштырган.
-
Көрәш буенча Татарстан чемпионаты финалы
Туры эфир.
-
«Салават күпере» журналы нәни дусларына өр-яңа бүләк әзерләде
Зур, матур, мавыктыргыч татарча буягыч! Ул, һичшиксез, һәр баланың күңеленә хуш килер!
-
Шәмәрдән лицее укучылары иҗаты
Тылсымлы китап турында әкият. Гайнуллин Әмир Русланович, 2 нче сыйныф.
-
Авиамодельләштерү буенча республикакүләм ярышларында Саба районы командасы 3 нче урынны яулады
21 нче ноябрь көнне Зәй шәһәрендә авиамодельләштерү буенча республикакүләм ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда Саба муниципаль районы данын Тимершык урта мәктәбе һәм "Үсеш" Шәмәрдән лицее укучылары яклады. Уңышлы чыгышлардан соң, "Үсеш" Шәмәрдән лицее укучылары Алимов Ильшат һәм Гарифуллин Арсен 1 нче һәм 3 нче урыннарга лаек булды. Саба районы командасы 3 нче урынны яулады.
-
Атнаның икенче яртысында Татарстанда җылытачак
Татарстанның аерым районнарында кар явачак.