175 гимназиядә атыш турында җинаять эшен тикшерүчеләргә һөҗүм әзерләүчене тотканнар
20 яшьлек егет Татарстан башкаласына Якутиядән килгән һәм фаҗига булган мәктәп янында фатир арендалап яшәгән.
Казандагы 175 нче гимназиядә атыш турында җинаять эшен тикшерүче хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һөҗүм итәргә әзерләнгән егетне тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының үз чыганагы хәбәр итте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына мәгълүм булганча, 20 яшьлек егет Татарстан башкаласына Якутиядән килгән. Ул май аенда атыш булган 175 нче номерлы гимназия янында яшәгән. Ул тәрәзәсеннән гимназиянең ишекләре күренеп торган фатирны арендалап торган.
Мәктәптәге фаҗигадән соң, егет тикшерүчеләрне күзәтә башлый. Аларга һөҗүм әзерли, хәтта корал сатып алу өчен кредит та ала.
Егетне тоткарлыйлар һәм психолого-психиатрия экспертизасына җибәрәләр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, суд егетне Казандагы психиатрия хастаханәсенә дәвалауга урнаштыра.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 майда Казанның 175 нче гимназиясендә Илназ Галәвиев атыш оештырды, фаҗигадә 9 кеше һәлак булды.
Фото: t.me/tatmediaofficial
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев