Бәйрәм котлавы
Кадерле райондашлар!
Сезне халыкара татулыкны, дуслыкны һәм бердәмлекне гәүдәләндерүче олы бәйрәм — Халыклар бердәмлеге көне белән чын йөрәктән тәбрик итәбез!
Тарихыбыз туплаган кыйммәтләр безне һәрчак бергә булырга, бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлашып яшәргә өйрәтә. Илебезнең, республикабызның һәм туган Саба районыбызның казанышлары нигезендә нәкъ менә шушы бердәмлек, фидакарь хезмәт һәм үзара ярдәмләшү сыйфатлары ята. Төрле милләт һәм дин вәкилләренең тынычлыкта яшәве — безнең иң зур байлыгыбыз.
Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге һәм яңа уңышлар телибез. Бәйрәм белән сезне!
Нет комментариев