Сабада узган дуслык бәйрәмендә сигез милләт очрашты
Район яңалыклары

Сабада узган дуслык бәйрәмендә сигез милләт очрашты

Район мәдәният йортында “Дуслык күпере” дип исемләнгән концерт сигез төрле милләт вәкилләрен бер сәхнәгә җыйды. Бәйрәм чарасы Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелде.

Милли ризыклар –  мул табында

Концерт башланыр алдыннан тамашачылар фойеда районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең ризыкларыннан әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. Нинди генә төр ашамлыклар тәкъдим ителмәгән иде биредә. Таҗикның пылау-самсаларыннан, кайнар кояш астында пешкән үзбәк җимешләреннән, башкорт бавырсакларыннан авыз иттерделәр кунакларны. Милли аш-суның үзенә күрә бер үзенчәлеге бар: кайчак ризыкның тәме аша да халыкның гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше турында күп нәрсәне белергә мөмкин. Ә бу көнне мул табыннар аралашу, танышу өчен дә менә дигән сәбәп булды.

Тамашачылар милли ризыклардан авыз иттеләр
Тамашачылар милли ризыклардан авыз иттеләр

 

Сәхнәдә — сигез милләт моңы

Концерттагы һәр чыгышта милләтләр дуслыгы, Ватанга мәхәббәт, туганлык-кардәшлек темасы чагылды. Галина Петрова җитәкчелегендәге «Вуюись» — удмурт, "Олык сем«— мари (җитәкчесе Лидия Мозаффарова), «Русская песня» (җитәкчесе Гөлнара Гәрәева) халык фольклор ансамбльләре, башкорт туганнарыбыз Нәфисә Юльякшина һәм Гөлфия Кинзәбаева чыгышлары көчле алкышлар белән бүләкләнде. Үзебезнең район үзешчәннәре чыгышы, «Дулкын», «Яшьлек» һәм «Асылташ» бию коллективларының дәртле биюләре дә бәйрәмгә ямь өстәде.

Туган җир моңы күңелләрне кузгатты

Танылган тренер, таҗик милләтле Фарход Исмаиловның ерак Ватаны турындагы җыры күпләрнең күңелен кузгатты. Кеше кайда гына яшәсә дә, туган җире, балачагы турындагы хатирәләр күңелендә мәңгегә уелып кала. Сагышлы җырдан күпләрнең күзләре яшьләнде. Бәлки кемдер бу мәлләрдә үзенең туган авылын, еракта калган якыннарын искә төшергәндер...

Фарход Исмаилов
Фарход Исмаилов

Шәмәрдән бистәсендә яшәүче казах милләтле Динә Фәйрушина да моңлы җыры аша туган ягына ярату, сагыну хисләрен белдерде. Концерт алдыннан Динә ханым белән аралашып алдык.

«Мин Татарстанда 28 ел яшим, тормыш иптәшем белән ике бала үстердек, улым хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә. Кызым кияүдә, оныкларыбыз бар. Көнбатыш Казахстанның Уральск шәһәрендә тусам да, язмыш җилләре мине Татарстанга китереп җиткерде. Тормыш иптәшем Мичәнбаш авылыннан, кияүгә чыккач, татарчаны белми идем, әнкәй белән әкренләп өйрәндем, без бит төрки халыклар, сөйләмебездә охшаш сүзләр күп.

Казах телен дә онытмадым. Ел саен туган җиремә барып, якыннарымның хәлләрен белеп кайтырга тырышам. Анда минем өч абыем, апам, сеңлем, энем бар. Шәмәрдәндә барлык милләтләр бик дус, тату яшибез. Гомумән, Татарстанда яшәвем белән бик горурланам, ул миңа туган җирем кебек үк якын һәм кадерле», — дип хисләрен җиткерде ул.

«Туган як җылысы сүрелми...»

Гөлфирә Сәмәрһәндова
Гөлфирә Сәмәрһәндова

Олыяз авылында яшәүче Гөлфирә Сәмәрһәндова гаиләсе белән Үзбәкстаннан районыбызга 1990 еллар башында кайтып төпләнгәннәр.

«Әнием шушы авылныкы, әтием тумышы белән Үзбәкстаннан. Саба районына кайтуыбызга чирек гасыр үтсә дә, туган як җылысы сүрелми икән. Соңгы тапкыр Үзбәкстанда 2014 елда булган идем, менә киләсе елга кабат барырга ниятләп торам. Үзбәкләр дә татарлар кебек бик кунакчыл, аш-сулы халык. Без дә табынга милли ашларны әзерләп башкаларны сыйларга яратабыз. Гомумән, барлык милләтләр белән дус-тату яшибез, бу шулай булырга да тиеш инде», - дип җылы хисләре белән уртаклаклашты ул.

Дуслык җыры тынмасын

Концертта кич буе дуслык, бердәмлек җырлары яңгырады. Милли киемнәрнең төсләре, бизәкләре дә сәхнәгә үзгә бер ямь бирде. Шунысы кызык: җырлар төрле телләрдә башкарылса да, эчтәлеге һәркемгә дә аңлаешлы иде кебек. Туган җиргә мәхәббәт, якыннарны сагыну, тормышның кадерен белү –  болар һәр милләт кешесенә таныш хисләр. 

Соңыннан район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин катнашучыларга район башлыгының кайнар сәламләвен җиткерде һәм концертка күрше Балтач, Мамадыш, Арча районыннан килгән фольклор коллективларга, аларны чын күңелдән алкышлап утырган тамашачыларга олы рәхмәтен белдерде.

«Бик матур, эчтәлекле чара карадык. Һәр халыкның үз мәдәнияте, үз сәнгате бар. Без шундый бай илдә яшибез. Россиядә 190нан артык милләт бар, шушы чарага әзерләнгәндә дә без районыбызда яшәүче һәр милләт вәкилләрен барлап чыктык. Саба –  чиста татар районы, бездә 96,6 процент татар яши, калганнары башка милләт вәкилләре. Алар белән бик дус, тату яшибез.

Рөстәм Заһидуллин
Рөстәм Заһидуллин

  Бу залда утыручыларның күбесе Советлар Союзы чорында туган кешеләр. Матур яшәдек, тыныч яшәдек, ил арасында чикләр бикле булмады, тугандаш республикалар белән кунакка йөрештек. Соңгы вакытта гына ил чигендә бераз тынычсызлык барлыкка килде. Мин ышанам, киләчәктә тормышлар җайланыр, шушы сәхнәләребездә әле башка милләт вәкилләре дә кушылып, дуслык җырлары яңгырар. Иң мөһиме, дөньялар тыныч булсын, республикабыз чәчәк атсын, дуслык күпере ныгысын!» —диде ул.

Әйе, дуслык, татулык дигән төшенчәләрнең асылында гади генә нәрсәләр ята: күршең белән килешеп яшәү, бер-береңнең теленә, йолаларына хөрмәт белән карау, кирәк чакта ярдәм кулы сузу. Саба төбәгендә яшәүче төрле милләт вәкилләрен дә шундый мөнәсәбәтләр берләштерә. Ул гел шулай булып калсын иде.


Нет комментариев