Путин Россия халыклары бердәмлеге елын озайту кирәклеге турында белдерде
РФ Президенты Владимир Путин Россия халыклары бердәмлеге елын озайтырга кушты. Ул Президент каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.